Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Исәнбайда тагын боз яуды

Якшәмбе көн көтүгә чыккан идек. Сәгать өчләр тирәсендә кара болыт килде дә, борчак зурлыгындагы боз ява башлады. Үзебез машинага кереп качсак та, боз астында калган малкайларны бик жәлләдем. Көтү кайтып бакчага чыксам, ни күрим: 10 минут яуган боз бәрәңге сабакларын, суганнарны еккан, кыяр яфраклары иләк сыман тишкәләнеп беткән, помидор яфраклары...

Якшәмбе көн көтүгә чыккан идек. Сәгать өчләр тирәсендә кара болыт килде дә, борчак зурлыгындагы боз ява башлады. Үзебез машинага кереп качсак та, боз астында калган малкайларны бик жәлләдем. Көтү кайтып бакчага чыксам, ни күрим: 10 минут яуган боз бәрәңге сабакларын, суганнарны еккан, кыяр яфраклары иләк сыман тишкәләнеп беткән, помидор яфраклары белән җир өсте тулган. Карлыган-чияләр, кура җиләкләре дә коелган. Бу мәхшәрдән соң чәчәкләрнең дә терелеп китүе икеле. Кайберәүләрнең сайдинг белән тышланган өй, мунчаларына да зур зыян килгән. Тырышып үстергән яшелчәләребезнең санаулы минутлар эчендә бер яраксызга әйләнүен күргәч күзгә яшь килде. "Әй, табигать, ник сыныйсың син безне? Яңгырны туктат та тизрәк кояшлы, җылы көннәр бүләк ит" дип кычкырасым килде.
Эльмира ЯМАЛИЕВА.
Исәнбай авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев