Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Исәнбайда яшәүче бердәнбер сугыш ветеранына 90 яшь тулды

    Сугышта утны-суны кичсә дә, 27 ел «Рассвет» колхозының партия оешмасы сәркатибе булып эшләсә дә, ул борын чөеп йөрмәгән, масаюны белмәгән. Исәнбайда гомер кичерүче сугыш һәм хезмәт ветераны Сәгыйть абый ТЮТИЕВны 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән авыл җитәкчеләре, аның белән бер чорда эшләгән кордашлары, шәкертләре «таләпчән, төгәл булса да, ул...

    Сугышта утны-суны кичсә дә, 27 ел «Рассвет» колхозының партия оешмасы сәркатибе булып эшләсә дә, ул борын чөеп йөрмәгән, масаюны белмәгән. Исәнбайда гомер кичерүче сугыш һәм хезмәт ветераны Сәгыйть абый ТЮТИЕВны 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән авыл җитәкчеләре, аның белән бер чорда эшләгән кордашлары, шәкертләре «таләпчән, төгәл булса да, ул беркайчан да гадилеген югалтмады», диләр.

    УТНЫ-СУНЫ КИЧКӘН

    Исәнбай егете Сәгыйтьнең сугышчан юлы 1943 елда башлана. Пулеметчы егеткә сугышның иң дәһшәтле вакыйгаларында катнашырга туры килә. Бик күп яшь гомерләрне өзгән Курск Дугасындагы канкоеш, сугыш узып 70 ел узса да, аның күз алдыннан китми.

    - Командирыбыз, наводчик һәлак булдылар. Пуля мине дә җәрәхәтләде. Мин госпитальгә эләктем, - дип сөйли ул.

    Аякка баскач та сугыш тәмамланганчы бәрелешләрдә катнаша Исәнбай егете. Җиңү көнен Будапештта каршы ала. Гомер көзендә ветеран 9 Майны аеруча дулкынланып каршы ала. Бу көнне аның өеннән кунак өзелми. Авыл, оешма-предприятие җитәкчеләре, мәктәп укучылары, балалары, туганнары, авылдашлар бердәнбер хөрмәтле ветеранны котларга ашыгалар.

    УЛ - ОСТАЗЫБЫЗ

    Сәгыйть аганың хезмәт юлының иң күп өлеше "Рассвет" колхозы партия оешмасы сәркатибе булып эшләүгә туры килә. 50нче еллар ахырында авылда 15 коммунистлар партиясе әгъзасы булса, 80нче елларда аларның саны йөзгә җитә. Сәгыйть абыйны тырышлык, намуслылык кебек сыйфатлар бизи. Халык белән гади аралаша белүе, һәркем йөрәгенә ачкыч табуы белән дә сокландыра ул. 70нче елларда колхозның 23 хезмәтчәне югары дәүләт бүләкләренә лаек була, сарыкчылык һәм дуңгызчылык буенча "Рассвет" колхозы республикада лидерлар рәтенә күтәрелә. Бу - колхоз рәисе һәм партоешма сәркатибенең эшне оештыра белүләре, тынгысызлыклары нәтиҗәсендә дә ирешкән уңышлар.

    - Мине 1976 елда райкомга инструктор итеп билгеләделәр. Сәгыйть Фәссахович - мине эш серләренә иң беренче өйрәтүче остазым булды. Сәгатьнең ничә булуына карамастан, иртәнге 8ме, кичке 7ме - Сәгыйть абый кабинетында ут яна, ул безне ишек төбендә каршы ала торган иде, - дип искә ала Дамир Бакиров.

    "Ул - безнең остазыбыз", дигән сүзләрне авыл җитәкчеләре Вилин Шәйхетдинов, Радик Таҗетдинов, Фәнил Сираев та горурланып әйтәләр.

    - Мәктәп тәмамлагач мине ветеринария институтына керергә өндәүче дә Сәгыйть абый булды. Әлбәттә, минем хыяллар икенче иде. Әмма Сәгыйть абыйның "Тормышның язылмаган законнары бар бит. Син - төпчек малай, авылда калырга, олыгайган көнендә әниеңне тәрбияләргә тиеш", дигән сүзләре йөрәгемә ук булып кадалды. Сәгыйть абый гомер буе минем киңәшчем, таянычым булды, - ди Вилин абый.

    ӘТИ СҮЗЕ

    Сәгыйть абый белән аның җәмәгате Фәһимә апаны авылда "аяклы энциклопедия" дип йөрттеләр.

    - Без әткәй белән әнкәйнең эштән бушаган вакытларын хәтерләмибез дә. Әнкәй авыл Советында хезмәт куйды, әткәй өстендә дә кырык төрле вазифа иде, - ди кызлары Роза.

    Әмма алар балаларын тәрбияләргә вакыт тапканнар бит. Әнә, Фәридә апа балачакларын ничек искә ала.

    - Әгерҗегә барган саен әткәй китаплар алып кайта һәм аларны безгә укытып сөйләттерә иде. Вакытлы матбугатны үзе дә бик яратты, безгә дә китап, газета-журнал уку "чирен йоктырды". Әткәйнең рөхсәтеннән башка клубка чыгу да юк иде безгә. Студент чагында җәйге каникулыбыз колхоз эшендә узды. "Сез эшкә чыкмасагыз, мин башка балаларны мәҗбүр итә алмыйм", ди иде әткәй. Шуңа без печән җыярга да йөрдек, амбарда да эшләдек. Әле авыл радиосында чыгышлар да ясый идек. Әткәй безне кырысрак тәрбияләде, әмма ул бик кешелекле, бала җанлы иде, - ди Фәридә апа.

    Дүрт балаларын да югары белемле иткәннәр Тютиевлар. Сәгыйть абый үзе дә 45 яшендә университет бетергән. Барысы да зыялы, тыйнак, бик тә хөрмәтле кешеләр алар.

    Ветеран гомер көзен төпчек улы Хәниф тәрбиясендә уздыра. Авылда яшәүче улы Хәмит һәм килене Сәрия дә - әтиләренең олы таянычлары. Олуг бәйрәме көнендә Сәгыйть абыйга район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, авыл башлыгы Фәнил Сираев, яшьлек дусты Зәет Әхмәтов, шәкертләре бүләкләр тапшырдылар.

    - 91 яшемдә дә шулай җыелырга язсын, - диде Сәгыйть ага саубуллашканда.

    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: