Исәнбайлыларга багышланган китапның дәвамы кайчан булыр?
"Бу китабы белән ул исән чакта үз-үзенә һәйкәл салды"... Әлеге сүзләрне Исәнбай Мәдәният йортында Әлфирә ханым НИЗАМОВАның күптән түгел табадан төшкән "Әҗер" китабын тәкъдим итү кичәсендә бик күпләр әйтте. "Әҗер" - Әлфирә ханымның бишенче китабы. Моңа кадәр төрле елларда басылган китапларында шигырьләр күбрәк урын алган булса, монысы тагын да үзенчәлекле....
"Бу китабы белән ул исән чакта үз-үзенә һәйкәл салды"... Әлеге сүзләрне Исәнбай Мәдәният йортында Әлфирә ханым НИЗАМОВАның күптән түгел табадан төшкән "Әҗер" китабын тәкъдим итү кичәсендә бик күпләр әйтте.
"Әҗер" - Әлфирә ханымның бишенче китабы. Моңа кадәр төрле елларда басылган китапларында шигырьләр күбрәк урын алган булса, монысы тагын да үзенчәлекле. Бу - авылдашларга багышланган китап. Биредә Исәнбайның уңган-булган, үрнәк гаиләләре, Әлфирә ханымны укыткан хөрмәтле укытучылар, сабакташлары турында кырыктан артык мәкалә бар. Һәр язмасында авылга, аның кешеләренә гашыйк язучы үзенең уй-фикерләрен бик оста итеп тасвирлап бирә алган.
- Мин гомер буе Исәнбайда яшәдем. Бик күпләр гүзәл табигатьле авылда дөньяга килеп үсәләр дә, аннан шау-шулы шәһәр ыгы-зыгысында гомер итәләр. Адәм баласы, күпме генә шәһәрләшсә дә, аның үз асылы, кендек каны тамган туган нигезе бар. Ә менә кала тормышына кызыкмыйча, гомерләрен туган авылыбызга багышлаган, матур эш-гамәлләре белән сөендергән, үрнәк балалар үстергән авылдашларым - китаптагы язмаларымның геройлары, - ди Әлфирә ханым.
Чынлап та, төсле фотолар белән баетылган китапның һәр битендә - бер герой. Менә монысы - китапны чыгаруда матди ярдәм күрсәткән, "Татарстан күперләре" ширкәте директоры Ринат Мухъяновка һәм аның якыннарына багышланган язма. Ә менә болары - Әлфирә ханымның әти-әнисе һәм бик яшьли вафат булган өч ир туганы турында. Әнә шулай, һәркем турында - гади кешеме ул, мөгалимме яки гаиләсе өчен җан атып яшәүче хуҗабикәме - барысы турында да җылы итеп яза алган ул.
Сәхнә түренә күтәрелгән җитәкчеләр, каләм осталары, дуслары, туганнары, авылдашлар - барысы да Әлфирә ханымга чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
- Бу китап балаларыбызга, оныкларыбызга кадерле истәлек булып калачак, - диделәр алар.
Бу әле язучының соңгы китабы түгел. "Әҗер 2" өчен язмалар туплана башлаган инде. Ә 2018 елда Әлфирә ханым "Мин үткән ара" шигырьләр җыентыгы дөнья күрәчәк.
Ә кичәдән фотоларны без сезнең игътибарга алдагы язмада тәкъдим иткән идек: http://www.agryz-rt.ru/tt/hbrl/item/11192-%E2%80%9C%D3%99%D2%97er%E2%80%9C-kitabyi-d%D3%99vamlyi-bulachak-%20-foto.html
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев