Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Исәнме, әни, мин кайттым

Узган җомгада Варкләд-Бодьяда митинг узды. 1941 елда Смоленск өлкәсе Ельня шәһәре тирәсендә һәлак булган авылдашлары Василий ПЕТРОВның җәсәден бу көнне туган авылына алып кайтып җирләделәр. Митингка авыл халкы, Көчек авыл җирлеге җитәкчелеге килгән иде. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Илгиз Галиев, мәдәният бүлеге вәкилләре...

Узган җомгада Варкләд-Бодьяда митинг узды. 1941 елда Смоленск өлкәсе Ельня шәһәре тирәсендә һәлак булган авылдашлары Василий ПЕТРОВның җәсәден бу көнне туган авылына алып кайтып җирләделәр.
Митингка авыл халкы, Көчек авыл җирлеге җитәкчелеге килгән иде. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Илгиз Галиев, мәдәният бүлеге вәкилләре дә катнашты. Солдат җәсәден хәрби хезмәткәрләрдән торган мактаулы каравыл озата барды.
Кулына әбисенең һәм абыйсының портретларын тоткан солдатның туганы Евдокия Васильеваның сөйләвен дулкынланмый гына тыңлау мөмкин булмады.
- Мин бу митингны "Исәнме, әни, мин кайттым!" дип атар идем. Үләр алдыннан ул, мөгаен, уйлары аша һәркем белән бәхилләшкәндер һәм җәсәде чит җирләрдә калуына бик тә үкенгәндер. Шуңа аның җәсәден туган ягыбызга алып кайтырга ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт. Бу катлаулы эштә район, оешма-учреждение җитәкчеләре дә, хәрби комиссариат хезмәткәрләре дә матди ярдәм күрсәттеләр. Дәү әтинең туган җиренә алып кайту инициативасы белән чыккан балаларына рәхмәт. Мөгаен, туганыбызның рухы моңа бик тә сөенәдер. Инде хәзер аның кабере өстендә туган як сандугачлары да сайрар, ә авылдашларыбыз батыр егетебез янына хөрмәт күрсәтергә йөрер, - дип сөйләде ул күз яшьләрен тыя алмыйча.
Мин кайта алмам инде
Борынгыдан килгән гадәт буенча, Варкләд-Бодьяда мәрхүмнәрне соңгы юлга җыр белән озаталар. Авылның "Инвис" удмурт фольклор коллективы да фронттан кайткан җыр башкарды. Ул исеме генә җырда калган гади солдат турында иде. Әлеге солдат бик каты яралануын, ә өйдә аны хатыны, балалары көтүен җыры аша бәян итә. Үзешчәннәр әлеге җырның: "Көтмәгез, мин кайта алмам инде", - дигән юлларын башкарганда, күңелләр тулды.
Василий Петров та соңгы хатында нәкъ шулай дип язган. Ул сөйгән кызына өйләнергә өлгермәгән булган. "Минем Иринага өйлән. Ә мин кайта алмам инде", - дип язган булган ул абыйсына.
Ирина аны фронттан бик озак көтә. Барлык туганнары да гаилә корып бетерәләр. Вакыт уза, гаилә корырга кирәк була....
Ирина инде вафат, ә аның оныгы Надежда Федорова митингта "В лесу прифронтовом" җырын башкарды. Әлеге җыр якташыбызның җәсәден тапкан Смоленск эзтабарларына сәлам һәм рәхмәт сүзләре булып яңгырады.
Әби аны соңгы көненә кадәр көтте
Василий Петров армиягә 1940 елда алына.
- Әби аны соңгы көненә кадәр көтте, - дип сөйли Евдокия Ильинична. - Ул аның әйберләрен бик кадерләп саклады, хәтта балык тоту коралларына да тотынырга рөхсәт итмәде. Вася актив комсомол, һәр эштә башлап йөрүче, бик матур биюче булган диләр. Яхшы укыган. Аның химия дәфтәре, кара белән яза торган ручкасы, матур итеп язылган җыр дәфтәре, хәтта гильзага язып салган кәгазь кисәге дә бүгенгәчә сакланган. Әлеге саргаеп беткән кәгазьне кулга алганда күңелгә: "Бу "әҗәл медальон"ын язганда, нәрсә уйлады икән?" - дип уйлыйсың.
Смоленск җире кан белән сугарылган
- Сугышка керер алдыннан ул Көчек авылыннан якташы белән очрашкан дип сөйлиләр. Алар икесе дә әлеге очрашуга шундый шатланганнар. Күрше авыл солдаты сугыштан әйләнеп кайткан, ә Василий кайта алмаган...
Смоленкига солдатның җәсәден алып кайтырга туганнары Александр һәм Ольга барган. Аларны бик җылы каршы алганнар. Смоленскиның тарихи урыннары буйлап сәяхәт иттергәннәр. Җәсәден аларга тапшырганда зур тантана оштырганнар, салют атканнар.
- Василий Петровичның бик тә кайтасы килгән, - дип сөйли Ольга. Исеме һәм адресы язылган кәгазь кисәгенең саклануы эзтабарлар өчен табыш бит ул. "Үз исемеңне "әҗәл медальоны"на язсаң, исән калмыйсың" дигән ышану яшәгән. Шуңа күрә гильзага күп чакта солдатлар исемсез кәгазь салганнар. Шуңа күрә 600 кешелек туганнар каберлегендә нибары өчесен генә таный алганнарн.
- Тагын бер нечкәлек. Александр белән Ольганы дәү бабалары яткан урынга алып баралар һәм агач янындагы чокырны күрсәтләр. Аның җәсәден тапкан эзтабар Кирилл Филинов болай дип сөйли: "Мин инде эшемне тәмалаган идем. Тик шунда күңелемә: "Менә бу агачка кадәр барып җитим инде", - дигән уй килде. Әйтерсең, әлеге урынга
Василийның рухы дәшкән....
- Гомумән, Смоленск җире кан белән сугарылган. Бөтен җирдә - танклар һәм снарядлар калдырган чокырлар. Җирле халык фашистларның ерткычлыгын, аларның халыкны ничек талавын, көчләвен яхшы хәтерли. Шуңа алар тарихка аеруча зур саклык белән карыйлар, - дип сөйли Александр. Эзтабарлар анда гади эзләнү эшләре генә алып бармыйлар. Әйтик, шул ук Кирилл Ельня тирәсендә барган сугышлар тарихын бик җентекләп өйрәнгән. Ул Василий Петров 14 йә 15 августта һәлак булган дип раслый.
***
Әллә очраклы хәл, әллә башка сәбәп, солдатның җәсәден туган авылына алып кайтып җирләү дә нәкъ менә 14 августка - һәлак булган көненә туры килде. Митингтан соң чарада катнашучылар аның җәсәден зиратка озата бардылар. Анда мылтык тавышлары астында мәетне туган җир туфрагына иңдереләр. Шунда ук Смоленскидан алып кайткан туфракны да салдылар. Әлеге җирләрдә туган ил азатлыгы өчен көрәшкән һәм 74 ел шул туфракта яткан бит батыр якташыбыз.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев