Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Исәпләү приборың булмаса, авырлык сиңа төшә

    "Биш катлы йортыбыз өчен җаваплы кешебез барыбызга да кулланган суны исәпли торган шәхси прибор куюны таләп итә. Мондый прибор кую мәҗбүриме?" Газета укучыбыз М.ВӘЛИЕВАның әлеге соравына җавап бирүне үтенеп, Әгерҗедәге Бердәм исәпләү үзәге (ЕРЦ) директоры Алия ХӘБИРОВАга мөрәҗәгать иттек. - Дөрестән дә, фатирыңда суны шәхси исәпли торган приборың булмаса, бөтен...

    "Биш катлы йортыбыз өчен җаваплы кешебез барыбызга да кулланган суны исәпли торган шәхси прибор куюны таләп итә. Мондый прибор кую мәҗбүриме?"
    Газета укучыбыз М.ВӘЛИЕВАның әлеге соравына җавап бирүне үтенеп, Әгерҗедәге Бердәм исәпләү үзәге (ЕРЦ) директоры Алия ХӘБИРОВАга мөрәҗәгать иттек.

    - Дөрестән дә, фатирыңда суны шәхси исәпли торган приборың булмаса, бөтен авырлык сиңа төшәчәк. Чөнки 2013 елның 28 декабрендә Татарстан Министрлар Кабинетында кабул ителгән "Күпфатирлы йорт эчендә кулланылган электр энергиясе, суык һәм кайнар су чыгымнарын билгеләү турында"гы карар нигезендә 2014 елның 1 январеннан суык һәм кайнар су өчен түләү күләмен исәпләү тәртибе үзгәрде.
    Әгәр сез яши торган йортта коллектив исәпләү приборы куелмаган икән, кулланылган суык һәм кайнар суга түләү тәртибе үзгәрмәячәк. Бу очракта фатирыгыздагы шәхси исәпләү приборы күрсәткечләре һәм гомуми йорттагы коммуналь хезмәтләр ихтыяҗлары өчен исәпләнелгән норматив буенча түлисез. Шәхси исәпләү приборы булмаса, коммуналь хезмәтләр куллану нормативы буенча түләргә туры килә.
    Ә инде йортыгызга гомумйорт һәм барлык фатирларда суык һәм кайнар суны исәпләү приборы куелган икән, сез шәхси прибор күрсәткечләре һәм гомумйорт приборындагы күрсәткечне һәр фатир мәйданына карап бүлгән күрсәткеч буенча түлисез.
    Әгәр күпфатирлы йортыгызда гомумйорт приборы куелган, ләкин бер генә фатирда булса да шәхси исәпләү приборы юк икән, түбәндәгечә исәпләнелә:
    шәхси приборы булганнар андагы күрсәткеч һәм гомумйорт ихтыяҗлары өчен тотылган суны бүлгәннән соң чыккан күрсәткеч буенча түлиләр. Әмма гомумйорт ихтыяҗлары өчен тотылган су мондый фатир хуҗалары өчен нормативтан артмаска тиеш.
    Ә фатирда шәхси исәпләү приборы булмаганнар, коммуналь хезмәтләрне куллану нормативы плюс гомумйорт ихтыяҗлары өчен тотылган суны приборлы фатирларга бүлгәннән соң килеп чыккан "калдык"ны приборсыз фатирларга бүлү күрсәткече буенча түләячәкләр. Ягъни гомумйорт ихтыяҗлары өчен коммуналь хезмәтләр буенча нормативтан тыш чыгымнар шәхси приборы булмаган фатирларга бүленә.
    Шуңа күрә суык һәм кайнар суны исәпли торган шәхси приборыгыз юк икән, аларны тизрәк кую хәстәрен күрегез

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: