Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ит пәрәмәче әзерләү сере

    Камыр өчен: 1 йомырка, 1/4 стакан шикәр комы, 1 ч.к. тоз, 1/4 чи чүпрә яки 1а.к коры чүпрә, 6 а.к. сыек май, 0,5 л. җылымса кайнаган су. Барлык ингредиентларны кушып уртача тыгызлыктагы камыр басарга, артык йомшак һәм артык каты да булмасын. Камырны, өстен каплап, 1 сәгать җылымса урында тотарга. Эчлеге:...

    Камыр өчен: 1 йомырка, 1/4 стакан шикәр комы, 1 ч.к. тоз, 1/4 чи чүпрә яки 1а.к коры чүпрә, 6 а.к. сыек май, 0,5 л. җылымса кайнаган су. Барлык ингредиентларны кушып уртача тыгызлыктагы камыр басарга, артык йомшак һәм артык каты да булмасын. Камырны, өстен каплап, 1 сәгать җылымса урында тотарга.

    Эчлеге: 500г ит фаршы, 1 баш зур суган, 1,5стакан дөге, 2 лавр яфрагы, 1 а.к. тоз, тәменчә кара борыч, 100 г сыер мае.
    Суганны ваклап турарга, дөгене сүрән утта бүрттерәсе, сыер маен эретәсе, лавр яфрагын ваклыйсы. Барлык ингредиентларны бергә кушып, эчлеген ясарга.
    Камырны өлешләргә бүлеп, тугәрәкләр җәяргә, уртасына эчлекне куеп, пәрәмәчләр ясарга. Майлы табаларга тезеп, 200 градуслы мичтә 45 минут пешерергә. Пешеп чыгар алдыннан, пәрәмәчләрнең өстендәге уемга берешәр ч.к. шулпа өстәп чыгасы. Шулпа урынына, 2 а.к. сыер маен кайнар суда эретеп салырга да була. Тәмле булсын!

    "Сарман" газетасы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: