Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ничек исән калганмындыр

    Август аенда Курск дугасындагы сугышка 70 ел тулды. Шул уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге хәлиткеч сугышта зур батырлыклар күрсәткән татарстанлыларга бүләкләр әзерләде. Безнең районда Курск дугасындагы канкойгыч бәрелешләрдә катнашучылар нибары берәү генә калды инде. Ул - Әгерҗедән Аркадий ШАМШУРИН. ...19 яшьлек егет беренче сугышчан чыныгуны нәкъ менә Курск дугасында...


    Август аенда Курск дугасындагы сугышка 70 ел тулды. Шул уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге хәлиткеч сугышта зур батырлыклар күрсәткән татарстанлыларга бүләкләр әзерләде. Безнең районда Курск дугасындагы канкойгыч бәрелешләрдә катнашучылар нибары берәү генә калды инде. Ул - Әгерҗедән Аркадий ШАМШУРИН.

    ...19 яшьлек егет беренче сугышчан чыныгуны нәкъ менә Курск дугасында ала.
    - Хәзер ул көннәрне искә төшерсәм дә тәннәрем чемердәп китә. Шартлаулардан җирнең асты өскә килде анда. Кая карама ут, шартлаулар, танклар дөрләп янды, эчендәге сугышчылар тереләй янып һәлак булдылар. Мин үзем дә бу сугыштан исән чыгармын дип уйламаган идем", - дип күз яшьләре белән искә ала Аркадий Павлович. Ул үзе танкист булмый. 5нче танк армиясендәге радиотелеграфист булып хезмәт итә. Сержант Шамшурин "морзянка"ны әле дә яхшы хәтерли.
    Аркадий Павлович сугыш еллары турында сәгатьләр буе сөйли ала. "Ул елларны ничек онытасың инде?!" - ди ветеран. Ул Польшаны фашистлардан азат итүдә катнаша. Берлин урамнарыннан үтә. Германия башкаласына керүләрен аеруча яхшы хәтерли.
    - 1945 елның 1 маенда үлгәннән генә калдык. Безнең хәрби часть Гитлер оясына якынлаша иде инде. Мин дежур торам. Каршыбызга немецлар килгәнне күрәм. Карыйм, аларның сафының очы-кырые күренми. Ә безнекеләр нибары ике йөзләп кенә. Алар безгә психик атака ясарга булганнар. Без бертуктаусыз атабыз. Ә алар бер-бер артлы егыла барсалар да чигенергә уйламыйлар. Әле ярый каршыларында елга иде. Шул елга гына безне үлемнән коткарып калды. Ул арада безнең "катюша"лар килеп җитеп, фашистларны утка тота башладылар,- дип искә ала Аркадий Павлович.
    ...Фронтовикның сугыштан соңгы бөтен тормышы тимер юллар белән бәйле. Машинист ярдәмчесе булып башлаган егет локомотив депосы начальнигы урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә. Лаеклы ялга чыккач та 27нче училищеда булачак тимерьюлчыларны укытуын дәвам итә.
    ... Курск дугасындагы сугышның 70 еллыгы уңаеннан ветеранга Президентның һәм үзенең бүләген тапшырырга район башлыгы Валерий Макаров килде. Аркадий Павлович аның белән бик рәхьтләнеп, хәтер яңартып сөйләшеп утырды. Ә район җитәкчесе саубуллашканда ветеранга: "Сезгә бердәнбер приказ: авырмаска!" - диде. Утны-суны кичкән Аркадий Павловичка бу приказны үтәргә Ходай ярдәм итсен, озын гомер бирсен иде.
    Екатерина САМСОНОВА.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: