Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Иҗтимагый советның яңа составы сайланды

Советның сайтын булдырачаклар

Район хакимияте бинасында яңа составтагы Иҗтимагый советның беренче оештыру утырышы булды. Аны район башлыгы Азат Вәлиев үткәрде. 

Нигезләмә нигезендә Иҗтимагый советка 16 кеше керә. Аларның яртысы яңа составка район башлыгы тәкъдиме белән кертелде:  Александр Лапшин, Александр Еникеев, Марат Хафизов, Рәвия Лутошкина, Рәмзия Зарипова, Ромель Мәннапов, Андрей Ехлаков, Алмаз Гыйззәтуллин.

Яңа составта шулай ук Көмешай Хәбибуллина, Владимир Корнев, Эрнст Ниязов, Дамир Бакиров, Фаиз Мусин, Елена Кондрашина, Гөлия Закирова да бар.
Азат Вәлиев яңа составта бай тормыш тәҗрибәсе булган, төрле елларда җитәкче урыннарда хезмәт куйган әгъзалар булуын әйтеп үтте. Ул Иҗтимагый советка җитәкче итеп Александр Лапшинны тәкъдим итте. Утырышта катнашкан Иҗтимагый совет әгъзалары аны бертавыштан сайладылар.

Секретарь итеп озак еллар район газетасы мөхәррире булып эшләгән Рәмзия Зарипова сайланды.

Александр Аркадьевич Иҗтимагый советның сайтларын булдыру, төрле юнәлешләр буенча төркемнәр оештыру, эшчәнлекләрен район газетасында яктыртачаклары турында сөйләде.

Якын көннәрдә Иҗтимагый советның яңа составтагы беренче утырышы узачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев