Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Җитәкчеләр мәктәпкә җыенырга булыша

Баланы яңа уку елына әзерләү өчен кимендә 8-10 мең сум акча кирәк. Әмма гаиләдә җан башына айлык керем яшәү минимумыннан да кимрәк булса, нишләргә? Бу очракта сезнең балагызга "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе ярдәмгә килә. Хөрмәтле җитәкчеләр, исегезгә төшерегез әле, сез үзегез дә мәктәп елларында 1 сентябрь көнне матур итеп киенеп,...

Баланы яңа уку елына әзерләү өчен кимендә 8-10 мең сум акча кирәк. Әмма гаиләдә җан башына айлык керем яшәү минимумыннан да кимрәк булса, нишләргә? Бу очракта сезнең балагызга "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе ярдәмгә килә.
 
Хөрмәтле җитәкчеләр, исегезгә төшерегез әле, сез үзегез дә мәктәп елларында 1 сентябрь көнне матур итеп киенеп, кулыгызга чәчәк бәйләме тотып, урамнан мине күрәсезме дигән горур кыяфәттә атлый идегез. Нинди генә гаиләдә тәрбияләнсә дә, Белем көнендә баланың иске мәктәп формасында тузган букчасын тотып, яшьтәшләре янәшәсендә кимсенеп басып торуын күрү бик кызганыч. Һәр бала уку елын тулы әзерлектә каршыласын өчен Татарстан Президенты инициативасы белән 2007 елда "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе старт алган иде. Шуннан бирле район хакимияте, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, эшмәкәрләр, әти-әнисез калган, күп балалы, җан башына керемнәре аз булган гаиләләрдәге укучыларны, инвалид балаларны мәктәп-кирәк яраклары белән тәэмин итеп, изге эш башкаралар. Быел исә Украинадан кайткан гаиләләрдәге балалар да бу исемлеккә өстәлде.
- Кыскасы, җитәкчеләргә, эшмәкәрләргә ярдәмгә мохтаҗ 192 балага мәктәпкә җыенырга булышырга кирәк. Аларның 95е беренче тапкыр мәктәпкә барачак. Җитәкчеләргә билгеләнгән балаларга кимендә 2 мең сумлык мәктәп әйберләре алып ярдәм итәргә кирәк, - дип мөрәҗәгать итте эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Моннан тыш, авыл мәктәбенең беренче сыйныфына баручы һәр нәни укучыга "Агро-Кама" ширкәте уку кирәк-яраклары тутырылган букча әзерли.
20 августта исә район Мәдәният сараенда районыбызның барлык беренче сыйныф укучыларын һәм җитәкчеләр ярдәм иткән балаларны күңелле балачак бәйрәме көтә.
Ә хәзергә барлык җитәкчеләрне "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясенә кушылып, мохтаҗ гаиләләрдәге укучыларга кирәк-яраклар сатып алырга чакырабыз.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев