Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Җитәкчеләр унбер бала әнисен юбилее белән котладылар

Бүген Исәнбайда гомер кичерүче Әминә апа СУНДУКОВАга 90 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Өй тутырып төрле төбәкләрдән кайткан балалары да әниләренә иң матур теләкләрен җиткерделәр. Ә балаларга бай Әминә апа. Ул ире Габдулхак белән унбер бала тәрбияләп үстергән. Өч бала белән тол калган Габдулхак абыйга кияүгә чыгып матур гаиләдә яңадан сигез бала дөньяга килә. Өч кыз, сигез малайны олы тормыш юлына чыгаралар алар. Ни кызганыч, өчесе мәрхүм инде. Бүгенге көндә Рәйсә – Пермьдә, Гөлзада белән Әнисә – Түбән Камада, Хөрмәтулла белән Якуб – Каракүл районында, Әнвәр – Чаллыда, Фәрит белән Илфат туган авылларында гомер кичерәләр. Әминә апа гомер көзен төпчеге Илфат һәм килене Рәмилә тәрбиясендә уздыра.

Әминә апа гомере буе сыер савучы булып эшли. Балалары аның уң кулы була. Гомер буе бал кортлары тотканнар. Төп йортта яшәүче уллары Фәрит әле дә бу шөгыльне ташламый. Бакчаларында бик күп алмагачлар да үсә иде дип искә алалар ул оч кешеләре. Гомумән, Әминә апа бик тырыш, тыйнак, шул ук вакытта үҗәт тә булган.

  • Әти белән 50 ел бергә гомер кичерделәр. Без үскәндә бик авыр вакытлар булгандыр, әмма әни беркайчан сер бирмәде, үги дип безне какканын да хәтерләмим, – ди Гөлзада апа.

Бәйрәм көнендә әниләрен котларга дип күчтәнәчләр төяп кайтканнар балалары. Кадерле кешеләрен чәчәкләргә күмделәр алар.

  • Гомер көземдә балаларым янәшәдә булу – олы бәхет, – ди Әминә апа.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев