Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Җитмеш яшьтә дә – рульдә

Аның яшендәгеләрне рульдә утыру түгел, машинада пассажир буларак йөрү дә алҗытадыр. Ә менә Биектаудан 70 яшьлек Лидия САДЫЙКОВА "Матиз"ында атнага ике тапкыр Ижауга барудан да куркып тормый. - Рульгә утырганыма 48 ел инде. 1967 елда "права" алган идем, шуннан бирле гел юлда. Башта "Москвич"та, аннан бик озак еллар ГАЗ-69, "Жигули»да...

Аның яшендәгеләрне рульдә утыру түгел, машинада пассажир буларак йөрү дә алҗытадыр. Ә менә Биектаудан 70 яшьлек Лидия САДЫЙКОВА "Матиз"ында атнага ике тапкыр Ижауга барудан да куркып тормый.
- Рульгә утырганыма 48 ел инде. 1967 елда "права" алган идем, шуннан бирле гел юлда. Башта "Москвич"та, аннан бик озак еллар ГАЗ-69, "Жигули»да йөрдем. "Ока"да йөз мең чакрым уздым. Ике ел элек кенә алган "Матиз"ымда да кырык мең чакрым ураганмын инде, - ди Лидия апа.
Шул еллар эчендә бер генә тапкыр да юл һәлакәтенә юлыкканы юк аның. Юлыгырга язмасын!
- Мин - бик төгәл шофер. Кагыйдәләрне бозмаска, тизлек режимын үтәргә тырышам. Шулай да, картаю галәмәтедер инде, бер көнне, әнә, фараларны кабызырга онытып җибәргәнмен. Шунда ук гаишниклар туктатты. Кисәтү ясадылар, - ди ул.
Ә гомумән алганда, ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатмый, ди Лидия апа. "Минем тәртипле шофер икәнемне бөтен гаишник белә", - дип өстәп куя елмаеп.
Ә атнага ике тапкыр Ижауга ник йөри икән соң ул бу яшендә, дисезме? Сөт һәм сөт ризыклары сатарга бара.
- Автозавод поликлиникасында һәм "Кен" бакча ширкәтендә үз сатып алучыларым бар. Алар минем килгәнне көтеп алалар. Шуңа бармый калалмыйм, - ди.
Шушы яшендә дә абзар тутырып мал асрый Лидия апа. Абзарында ике сыеры, кышлавы, бозаулары бар. Ишегалды тулы - тавык-чеби.
- Ий, рәхәткә чыктым бит әле быел. Күптән түгел сыер саву аппараты алдым. Аның белән саву җан рәхәте икән, кул сызлауларым да онытылды, - ди.
Хәер, моннан башка да эш җитәрлек аңа. 8 баш бал кортын карыйсы, 10 сутый бәрәңге бакчасын эшкәртәсе. Йорт янындагы бакчасында да ниләр генә үстерми?!
- Әле ярый, балалар кайтып булыша. Югыйсә, берүзем мәңге җитешә алмас идем, - ди.
Тик башкалар ярдәмен көтеп ятамы соң инде Лидия апа?! Җае чыкса, үзе башкаларга булыша әле. Әнә, быел да ничәмә-ничә туганына, күршесенә бәрәңге утыртырга ярдәм иткән?! Көчектән оныгы Карина шалтыраткач та:
- Иртәгә иртүк бәрәңге утыртырга килеп җитәм, көтегез, - диде Лидия әбиләре.
...Ижау механика заводында 33 ел хезмәт куеп, төрле бүләкләргә ия булып, моннан егерме ел элек Биектауга - туган нигезенә кайтып яши башлавына һич тә үкенми ул.
- Ул чакта каралты-кура тузган, өй дә бик искергән иде. Ике сарык сатып алудан башлаган идем эшне, - дип сөйли.
Шушы еллар эчендә мал-туар санын гына арттырып калмаган, менә дигән итеп каралты-курасын яңарткан, йортын төзекләндергән.
- "Син, әни, берәр вакыт тыныч кына яши алырсыңмы икән?" дип аптырыйлар инде балалар. Тик мин бер эш бетүгә, икенчесен уйлый башлыйм. Ничек эшсез торасың инде?! - дип фикер йөртә ул. Газета-журналлар укырга да, телевизордан ил-көн яңалыкларын карарга да өлгерә.
- Шулай да иң яратканым - телевизордан биатлон ярышларын карау. Биатлон бетмичә, сыер саварга да чыкмыйм, - ди.
Клубта узган концертлардан да читтә калмый ул. Әнә, 9 Май бәйрәме уңаеннан авыл өлкәннәре әзерләгән концертта "Бәрәңге" җырын сузып җибәргәч, күңелгә "биргән дә соң Ходай моңны" дигән уй килде.
- Элегрәк хромкада да уйный идем, хәзер генә кулга алган юк, - ди.
Йортта мәет, кайгы-хәсрәт булганда иң беренчеләрдән булып хәл белергә баручы, авылда абыстай вазифасын башкаручы да Лидия апа.
...Әнә, юлдан руленә мөселманча матур итеп киенгән ханым (әби дип әйтергә тел әйләнми - авт.) утырган машина килә. Ул узып киткәндә эчтән генә: "Ходай Тәгалә юлда исән-имин йөртсен сине, хөрмәтле авылдашым", - дип телим.
Дания Абзалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев