Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Җитмештә дә әле Сез кирәк

    Көмешай ХӘБИБУЛЛИНАның гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куеп лаеклы ялга чыкканына күп еллар булса да, бер генә көн дә эшсез торганы юк. Үзе яшәгән Гагарин урамындагы күпкатлы йортта торак милекчеләре ширкәтен җитәкли ул. Моның өстенә, быелгы урып-җыю чорында Әгерҗедәге икмәк кабул итү пунктына хәзерләүләр һәм сыйфат инспекторы итеп эшкә...

    Көмешай ХӘБИБУЛЛИНАның гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куеп лаеклы ялга чыкканына күп еллар булса да, бер генә көн дә эшсез торганы юк. Үзе яшәгән Гагарин урамындагы күпкатлы йортта торак милекчеләре ширкәтен җитәкли ул. Моның өстенә, быелгы урып-җыю чорында Әгерҗедәге икмәк кабул итү пунктына хәзерләүләр һәм сыйфат инспекторы итеп эшкә чакырганнар аны.

    - Җитәкчеләр бик сорагач, каршы килә алмадым. Гәрәбәдәй алтын бөртекләрне кабул итә башлагач, шушы җаваплы чорда "Агрофирма-Әгерҗе" ширкәтенә ярдәм итә алуыма сөенеп тә куйдым, - ди Көмешай апа.

    Быелгы урып-җыюның республикада да, безнең районда да катлаулы шартларда узуы, икмәкне җыеп алуда яңгырларның комачаулык итүе сер түгел.

    - Икмәк кабул итү пунктында эш бер генә минутка да туктап тормый. Ашлыкны киптерү, җилгәрү тулы көченә алып барыла. Ашлык киптергечләрнең күп еллар хезмәт итүенә карамастан, һаман да сафта булуына, шушы кызу темпка чыдавына да сокланырга гына кирәк, - ди Көмешай апа.

    Бүгенге көнгә икмәк кабул итү пункты 14 мең тонна бодай, арпа, арыш кабул иткән. 15530 тонна ашлык Арча элеваторына озатылган. Көмешай Гаязовна да бу көннәрдә Арчада командировкада булып кайткан.

    - Казан май эшкәртү заводының 20 Volvo йөк машинасы безнең район кырларыннан ашлыкны ташып кына тора. Машина йөртүчеләр белән уртак тел табып, бик килешеп эшлибез. Ашлыкның сыйфатын тикшереп, аны бушатканчы кайчак төн урталары җитә. Әмма җаваплы чор бер генә була дип сер бирмим, - ди Көмешай ханым.

    "Әнә шулай, кырлардан икмәкне җыеп алуга үз өлешен кертүче тынгысыз ветеран хезмәттәшебез Көмешай Хәбибуллинага рәхмәттән башка сүз юк", диләр җитәкчеләр.

    Көмешай Гаязовна районыбызның бер төркем хезмәтчәннәре белән бергә кичә Казанда "Уңыш бәйрәме"ндә дә катнашып кайткан.

    - Монысын олы бүләк дип кабул иттем. Гомер буе авыл хуҗалыгында хезмәт куйган ветеран буларак, үзем белән бер чорда эшләгән фидакарь авыл хезмәтчәннәрен, яшь хезмәттәшләремне бәйрәмебез белән котлыйм. Төшенкелеккә бирелмичә, хезмәт уңышлары яулап эшләргә язсын, - ди Көмешай ханым.

    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Автор фотосы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: