Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Иван Майдук тимер юлга тугры

Хезмәт кешесе

Иван МАЙДУКка танышларыннан, дусларыннан, хезмәттәшләреннән “Син, мөгаен, кулыңа көрәк тотып тугансыңдыр” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу – ир-егетнең хезмәт сөючәнлегенә һәм җиргә карата булган олы хөрмәтенә туры ишарә.

ҖИР БЕЗНЕ ТУЕНДЫРА

– Без – сигез баланы әтиәниебез кечкенәдән үк хезмәткә өйрәтеп үстерде, – дип сөйли Молдавиянең Костешты авылында туган ир-егет. – Хуҗа - лыгыбыз зур, малларыбыз күп, ә кошлар санының исәбенсанын да белми идек. Бакчада бик күп җиләк-җимеш агачлары, виноград үстердек. Яшелчә бакчасында да борыч һәм помидордан алып карбыз белән кавынга кадәр бар иде. Монда да бөтен нәрсәне үстерәбез: чия, виноград, карбыз, кавын... Җирдә эшләргә шундый яратам. Зур канәгатьлек хисе алам. Безнең бабай: “Җир өстеннән йөрибез. Без аны тәрбияләргә тиеш. Чөнки ул барыбызны да туендыра”, дия торган иде. Аның бу сүзләрен гомергә онытмам.

ЮЛ ХАТАЛАРНЫ ГАФУ ИТМИ

Армиядән соң Иван әнисе белән машинист булып эшләүче олы абыйсы Георгий янына Әгерҗегә кунакка килә. Абыйсы депога урнашырга тәкъдим итә һәм ул монда төпләнеп кала.

– Машинист ярдәмчеләрен җыялар иде. Депо каршында һөнәр нечкәлекләренә өйрәттеләр. Мин машинист булдым. 20 елга якын составлар йөрттем, – дип сөйли. Җ а в а п л ы һ ә м т а л ә п ч ә н остаз буларак, яшьләр бик тиз исендә калдыра аны. Чөнки ул беркемне дә якламый, һәркемгә тигез карый. Егетләр инструкциягә таянып эш итсеннәр дип тырыша, чөнки юл хаталарны гафу итми. Теорияне кабатлауны һәм сөйләүне мәҗбүр итә. Икенче яктан, ул үзенең яшь ярдәмчеләренә еш кына идарә пультын да ышанып тапшыра.

ӘЙТКӘН СҮЗЕНДӘ ТОРА БЕЛӘ

Әнә шулай намуслы рәвештә хезмәт юлын дәвам иткән дә булыр иде ул, бәлки...

– 2013 елда инсульт кичердем. Шуңа бәйле рәвештә эшчәнлегемне дә үзгәртергә туры килде, – ди Иван Исаевич.

Ул, тимер юлга тугрылык саклап, ремонтчылар сафына күчкән. Хәзер сервис локомотив депосында эшли. Чистарту корылмалары цехында слесарьремонтчы. Аларның бурычы – катлаулы җиһазларны ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү. Предприятиенең агып китә торган сулары әлеге җайланма аша уза. Төп шәһәр артериясенә эләккәнче, су биредә нефть продуктларыннан чистартыла.

– Бу эш, әлбәттә, зур җаваплылык таләп итә, – ди цех мастеры Владислав Зудов. – Ә Иван Исаевичка килгәндә, бары тик шуны гына әйтә алам: намуслы, әйткән сүзендә тора белә...

БАБАЙДАН – ОНЫККА

Уллары Денис белән Александр әтиләре юлыннан китмәгәннәр. Әмма аларга да зур хезмәт сөючәнлек хас. Икесе дә төзелештә эшлиләр, Россия буйлап объектлар салалар.

Ә Иван Исаевич бүген дә җир эшен яратып башкара. Сөекле оныгы Матвейның кайтуын сагынып көтеп ала.

– Ул да минем кебек көрәктән аерылмый. Беренче уенчыгы да машина түгел, көрәк иде, – дип көлә бабасы зур канәгатьлек хисе белән.

Димәк, оныгы да, бабасы кебек үк, хезмәт сөючән булып үсеп җитәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев