Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Июльдән нәрсәләр үзгәрә?

1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендә тарифлар артачак. Узган ел белән чагыштырганда, индексация дәрәҗәсе ике тапкырга кимрәк, тарифлар да 3,5 процентка гына артачак. Татарстан буенча коммуналь хезмәтләр уртача 4 процентка кыйммәтләнер дип көтелә. Үзгәрешләр, беренче чиратта, гомуми файдаланылыштагы йорт тирәсен җыештыру, торак бинаны ремонтлау һәм территорияне төзекләндерү, үзәк җылыту челтәрләрен ремонтлау...

1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендә тарифлар артачак. Узган ел белән чагыштырганда, индексация дәрәҗәсе ике тапкырга кимрәк, тарифлар да 3,5 процентка гына артачак.

Татарстан буенча коммуналь хезмәтләр уртача 4 процентка кыйммәтләнер дип көтелә. Үзгәрешләр, беренче чиратта, гомуми файдаланылыштагы йорт тирәсен җыештыру, торак бинаны ремонтлау һәм территорияне төзекләндерү, үзәк җылыту челтәрләрен ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү тармагына кагылачак.

Июльдән 2,13 процентка газга да бәя арта. Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, газның куб метры өчен 5,27 сум (НДСны исәпкә алып) түләргә кирәк булачак.

Автомобиль йөртүчеләрнең теленнән кыш буе төшмәгән яңа ОСАГО полислары 1 июльдән гамәлгә керәчәк. Ялган полисларга нокта куяр өчен ышанычлы бланклар булдырырга кирәк дип тапканнар. Яңа бланкта барысы да яңача: шрифт, билгеләрнең үлчәме дә үзгәргән. Яктыда караганда, бланкта «полис» сүзен, машина сурәтен дә күрергә мөмкин. Бланкта урнаштырылган махсус QR код ярдәмендә полис, автомобиль, аның хуҗасы турында тулы мәгълүмат та алып булачак. Куллану вакыты чыкканчы, ОСАГО полисының искесе белән дә йөрергә мөмкин булачак.

Машина йөртүчеләр өчен июль тагын бер яңалык алып килә. Хәзер зур булмаган юл һәлакәтен автомобиль хуҗалары, евроберкетмә төзеп, үзләре рәсмиләштерергә тиеш була. Әлеге евроберкетмәне авариядә зыян күрүчеләр булмаганда, машина йөртүчеләр үзара уртак фикергә килгәндә, һәлакәт китергән зыян ­сизелерлек булмаганда төзергә мөмкин. Автомобиль йөртүчеләрнең икесенең дә ОСАГО полисы булу мәҗбүри. Евроберкетмә төзегәннән соң, машинаны юлдан читкә алып чыгу сорала. Җиңелчә юл һәлакәте аркасында бөке хасил булса, машина хуҗаларына 1000 сум штраф яный. Россиядә евроберкетмә буенча килгән зыян суммасы 50 меңнән артмаска тиеш.

Июльнең тагын бер «күчтәнәч»е Федераль миграция хезмәте карары белән бәйле. Гадиләштерелгән форма буенча, Россия гражданлыгын алу өчен, читтән килгән «кунак»ка рус телен белү мәҗбүри! Махсус комиссияләр гражданлык алырга теләгән кешеләр белән махсус әңгәмәләр уздырачак.

 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев