Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Изге Болгар, тагын киләм әле сиңа

    Менә ике ел рәттән инде Әгерҗе районы тарихы музее райондашлар өчен изге Болгар җиренә сәяхәтләр оештыра. Чираттагы юлдашларыбыз Кырынды мәчетенә йөрүче дин кардәшләребез иде. Авылдашларын бу сәфәргә авыл мулласы Зефир хәзрәт үзе озатып калды. Рамазан ае, ифтар ашлары, Ураза бәйрәме турында сөйләшеп, бакчаларындагы муллыктан кышка нинди ризыклар әзерләүләре белән уртаклашып...

    Менә ике ел рәттән инде Әгерҗе районы тарихы музее райондашлар өчен изге Болгар җиренә сәяхәтләр оештыра. Чираттагы юлдашларыбыз Кырынды мәчетенә йөрүче дин кардәшләребез иде.
    Авылдашларын бу сәфәргә авыл мулласы Зефир хәзрәт үзе озатып калды. Рамазан ае, ифтар ашлары, Ураза бәйрәме турында сөйләшеп, бакчаларындагы муллыктан кышка нинди ризыклар әзерләүләре белән уртаклашып юлның озынлыгы сизелмәде дә.
    Сәяхәтебезне Икмәк музееннан башларга блдык. Бу тирәдә ниндидер ыгы-зыгыны күреп, берәр олы кунак киләдер дип уйлап куйдым. Дөрестән дә, әнә бер төркем кешеләр белән җиңел генә атлап, беренче Президентыбыз Минтимер әфәнде Шәймиев килә. Ак яулыклы сәяхәтчеләр яныннан игътибар итмичә генә узып китә алмады ул. Яныбызга килеп исәнлек-саулык сорашты. Әгерҗе якларыннан икәнлегебезне, үземнең инде унынчы тапкыр якташларымны изге урыннарга алып килүемне әйткәч, мактап та алды. Минтимер Шәрипович безнең белән фотога да төште.
    Икмәк музеенда йөргәндә элекке авыл тормышына кайткандай булдык. Күз алдыннан бер-бер артлы крестьян, колхозчы тормышы үтте.
    Аннан соң Ак мәчеткә юнәлдек. Өйлә намазы җиткән иде. Кырынды авылы егете, хаҗ гамәле кылган мәкаме моңлы Рифат якташыбыз азан әйтә. Ак мәчет азан нуры белән тула. Башка сәяхәтчеләр дә азан тавышына битараф кала алмадылар. Ир-егетләр Рифат ягына җыелдылар.
    Болгарда бай тарихыбызны чагылдырган биналар төзү әле дә дәвам итә. Без менә - "Истәлек билгесе"ндә. Бирегә урнаштырылган дөньядагы иң зур Коръән китабы янына юнәлдек. Ул Италиядә эшләнгән, авырлыгы 500 кило. Тышлыгы алтын, көмеш, изумруд кебек кыйммәтле ташлар белән бизәлгән. Бу бинада тарихыбызны сурәтләгән бай эчтәлекле картиналарны да сокланып карап йөрдек. Әнә, 922 елда Алмыш ханның Болгар илендә Ислам динен кабул итү вакытын яктырткан вак мозаика белән эшләнгән зур панно. Бу искиткеч матурлыкны тудыру өчен 9 миллион сум акча тотылган, диләр. "Истәлек билгесе" бинасыннан чыгу белән безне чал Идел елгасы каршы алды. Мондагыдай илаһи матурлык бүтән беркайда да юктыр сыман тоелды миңа.
    Җәмигъ мәчете, олы манара, хан сарае, төньяк мавзолей, җәмәгать мунчаларын үтеп, Кече манарага якынлашабыз. Ул - бүгенгәчә сакланып калган, торгызу өчен аз гына төзәтмәләр кертелгән биналарның берсе. Аның 45 текә баскычы бар. Шушы 45 баскычның берсен атлап менгән саен 40 гөнаһың юыла дигән әйтем яши биредә. Шуңа күпчелек кешенең бирегә менәсе килә. Безнең төркемдә җитмешне узган өлкәннәр дә бар иде. "Аякларым бөгелми шул. 45 баскычны ничек меним, булдыра алмам", диючеләргә: "Тырышып карагыз әле, Ходай көч бирер", - дип дәртләндерергә тырыштым. Шулай дигәч, тәвәккәлләделәр бит. Аларны астан борчылып күзәтәм. Шөкер, барысы да менеп җиттеләр. Төшкәч, аларның ничек шатланганнарын күрсәгез иде...
    Без әлегәчә халыкка хезмәт итүче Габдрахман коесыннан салкын, шифалы суны эчеп, аны якыннарыбызга да авыз иттерү өчен савытларыбызга тутырып кайтыр юлга кузгалабыз. Ә күңел түрендәге хисләр, тәэсирләрнең иге-чиге юк. "Хисләр дөньясы бу", - ди юлдашыбыз Әлфирә ханым. Әйе, изге Болгар җире хисләр дөньясы шул. Бу урыннарны һәркемгә барып күрергә кирәк, минемчә.
    Сәяхәтебез вакытында Кырындыдан Зефир мулла шалтыратты: "Рәмзилә апа, Болгарга барырга теләүчеләр тагын җыела. Алып барырсызмы?" - ди. Үткәннәрне барлап, Ислам дине кабул ителгән, динебезне саклау юлында ата-бабаларыбызның каны коелган җирләрне үз күзләре белән күрергә теләүчеләр булуына сөенеп куйдым һәм аларның үтенечен кире кагып буламы соң инде?!
    Һәм менә тагын унберенче тапкыр милләттәшләрем белән изге урыннарга юлга кузгалам. Беренче баруыбызда Болгарда түбәтәй алган һәм әлегәчә шуны киеп йөрүче шофер егет: "Ничек армыйсыз Сез, апа?" - дип сорый. Яшермим, яшь барган саен бер ягы гына да 6 сәгатькә сузылган озын юлда бераз алҗыта. Ләкин бу рәхәт ару гына. Изге урыннарга барган саен мин әле дә үземә ниндидер яңалык ачып кайтам. Бу урыннар белән саубуллашкан саен "Изге Болгар, тагын киләм әле мин сиңа" дип китеп барам. Барыгызга да ата-бабаларыбыз җирен күреп кайтырга насыйп булса иде.
    Рәмзилә ШАКИРОВА,
    Әгерҗе районы тарихы музее директоры.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: