Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Изге эшләргә Әгерҗе дә кушылды

"Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары катнашында Татарстанда "Изге эшләр эстафетасы" акциясе старт алган иде. Бу көннәрдә әгерҗелеләр дә, бу акциягә кушылып, республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган программаларны яклауларын, аларны тормышка ашыруда актив катнашуларын күрсәтәләр. - Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районыбызның Яшьләр парламенты егет-кызлары "Изге эшләр эстафетасы"...

"Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары катнашында Татарстанда "Изге эшләр эстафетасы" акциясе старт алган иде. Бу көннәрдә әгерҗелеләр дә, бу акциягә кушылып, республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган программаларны яклауларын, аларны тормышка ашыруда актив катнашуларын күрсәтәләр.
- Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районыбызның Яшьләр парламенты егет-кызлары "Изге эшләр эстафетасы" акциясе башланганчы ук игелекле гамәлләргә старт биргәннәр иде.
Шәһәребез яшьләренең сугыш елларында Әгерҗедәге госпитальдә вафат булган солдатларның каберләрен чистартырга алынулары бик сөендерде. Гомумән, соңгы вакытта Әгерҗе яшьләре Марсель Шахмин җитәкчелегендә аеруча актив тормыш алып баралар. Алар район башлыгы Валерий Макаров белән очрашканда да төпле идеяләре, эшлекле планнары белән уртаклашалар, үз фикерләрен яклый беләләр, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
- Бүгенге заман яшьләре Президентыбыз белән бер адымда барганда, аның инициативаларын тормышка ашыруга, районыбыз үсешенә өлеш керткәндә, изге гамәлләр кылып, башкаларны да шуңа тартканда гына киләчәгебез ышанычлы кулларда булачак, - ди Яшьләр парламенты рәисе Марсель Шахмин.
Бу көннәрдә Әгерҗе яшьләре сугыш һәм тыл ветераннарының өйләренә килеп бүләкләр тапшыралар, хуҗалык эшләрендә дә ярдәм итәләр.
- Республикада игълан ителгән агач утырту акциясеннән дә, санитар чистарту икеайлыгыннан да без читтә калалмыйбыз, - диләр Әгерҗе яшьләре.
Ике көн эчендә генә дә йөздән артык эшче-хезмәткәр Әгерҗедән Иж-Бубыйга кадәр өч меңнән артык агач үсентесе утырттылар. Шәһәргә керү юлында нинди матур аллея булачак дип күңел сөенә.
Чистарту өмәләренә дә иң беренче яшьләр чыктылар, аларга укучылар да кушылдылар.
Кичә, 28 апрельдә, Изге эшләр атналыгына йомгак ясау өчен Әгерҗе укучылары шәһәр урамыннан "Игелек маршы" буйлап уздылар.
- Игелек эшләү беркайчан да соң түгел. Изге гамәлләр кылу бу акция белән генә төгәлләнми. Ул еллар буе күңел кушуы буенча дәвам итәргә тиеш. Барыбыз да "Без Президент белән" хәрәкәтенә кушылганда гына Татарстаныбыз гөлләр иле булачак, - дип мөрәҗәгать итте укучыларга яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев