Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Изге эштән әгерҗелеләр дә читтә калмас

Узган атнада район Мәдәният сараенда ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев катнашында Болгар ислам академиясе һәм Казан Изге Ана иконасы соборы проектларын тәкъдим итү булды. Чарада район башлыгы Валерий Макаров, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм башка райондашларыбыз катнашты. - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын...

Узган атнада район Мәдәният сараенда ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев катнашында Болгар ислам академиясе һәм Казан Изге Ана иконасы соборы проектларын тәкъдим итү булды.

Чарада район башлыгы Валерий Макаров, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм башка райондашларыбыз катнашты.

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызуга кагылышлы Указны имзалаганнан соң хәйрия фонды төзелде. Әлеге фондка акча күчерүчеләр дә бар инде, - дип билгеләп үтте Васил Шәйхразиев.

- Халык ярдәме белән тарихи объектларны торгызуда бай тәҗрибәбез бар. Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән булдырылган "Яңарыш" фондының Болгарны һәм Свияжскины торгызуда әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Әлеге игелекле эшкә аеруча зур ярдәм күрсәтүчеләрне махсус хәйрия китаплары белән бүләкләү матур традициягә әйләнде. Китапның алты томы дөнья күрде инде, анда кырык сигез меңнән артык хәйрияченең исеме урын алган, - дип дәвам итте ул.

Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу да фәкать халык акчаларына гына башкарылачак. 21 май - Идел Болгарстанында рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителгән көндә академия төзеләчәк урында нигез ташы салынды. Аны 2017 елның 1 сентябренә ачу планлаштырыла. Ә июльнең 21ендә Казан Изге Ана иконасы соборына нигез ташы салыначак, ул Казан Богородица монастыре территориясендә төзелә.

- Изге эштән әгерҗелеләр дә читтә калмас дип ышанам. Бу гамәлләребез безнең өчен генә түгел, киләчәк буын өчен дә кирәк. Әнә, изге Болгар җирләренә кайлардан гына килмиләр бүген?! Ара ераклыкны сәбәп итмәгез, сез дә барып күрегез әлеге тарихи җирләрне. Балаларыгызны, оныкларыгызны алып барыгыз, - дип мөрәҗәгать итте ул халыкка. Экран аша тәкъдим ителгән тирән эчтәлекле фильм изге Болгар җиренә һәм Свияжск утравына кыска гына сәяхәт ясап алырга мөмкинлек бирде.

- Әлеге фильмны караганда, Татарстан өчен күңелдә әйтеп бетергесез горурлык хисләре уянды. Мәдәнияттән, тарихтан башка киләчәк юк. Бу җирләргә райондашларыбызны алып баруны оештырачакбыз. Моның тәрбияви әһәмияте искиткеч зур, - диде район башлыгы Валерий Макаров.

Ә район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин Ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу кебек изген эшләрдә район мөселманнарының да ярдәм күрсәтәчәген белдерде.

- Безнең үзебездә дә Красный борда мәчет һәм чиркәү, нигездә, халык акчаларына төзелә. Аллаһы Тәгалә безгә шундый игелекле эшләргә үз өлешебезне кертү мөмкинлеге бирә икән, аны эшләргә ашыгырга кирәк, - диде баш мулла.

Район оешма-предприятиеләре изге эшкә үз өлешен кертә башлады инде. Беренчеләрдән булып "Әгерҗе хәбәрләре" редакциясе, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективлары фонд счетына бер көнлек хезмәт хакын күчерде. Башкалар да игелекле эштән читтә калмас дип өметләнәбез.

Белешмә.

Казан Изге Ана иконасы соборын торгызуга өлеш кертүчеләр өчен реквизитлар:

НО Республиканский фонд возрождения памятников истории и культуры Республики Татарстан

«Собор Казанской иконы Божией Матери»

ИНН/КПП 1655069125/165501001

ПАО «АК БАРС» Банк

Р/Сч 40603810600028000245

к/сч 30101810000000000805

БИК 049205805


Болгар Ислам академиясен төзүгә өлеш кертүчеләр өчен реквизитлар:

НО Республиканский фонд возрождения памятников истории и культуры Республики Татарстан

ИНН/КПП 1655069125/165501001

ПАО «АК БАРС» Банк

Р/Сч 40603810900029000245

к/сч 30101810000000000805

БИК 049205805

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев