Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Изгелек аяк астында ятмый

Дүшәмбе көн Казанның М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында "Ел хәйриячесе-2013" республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Тантанада районыбыз хәйриячеләре - Азеводан Рамил Исмәгыйлев, Әгерҗедән Раиса Григорьевых, Венера Юминова, Пеләмеш балалар бакчасы мөдире Валентина Шурметова катнаштылар. Җиңүчеләр арасында Яңа Акхуҗа авылында туып-үскән якташыбыз Рәүзил Хаҗиев җитәкчелегендәге "Генерирующая компания" җәмгыяте...

Дүшәмбе көн Казанның М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында "Ел хәйриячесе-2013" республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Тантанада районыбыз хәйриячеләре - Азеводан Рамил Исмәгыйлев, Әгерҗедән Раиса Григорьевых, Венера Юминова, Пеләмеш балалар бакчасы мөдире Валентина Шурметова катнаштылар. Җиңүчеләр арасында Яңа Акхуҗа авылында туып-үскән якташыбыз Рәүзил Хаҗиев җитәкчелегендәге "Генерирующая компания" җәмгыяте һәм "Татарстан күперләре" ширкәте җитәкчесе Ринат Мухъянов та бар.
Игелек ияләрен Хөкүмәт җитәкчеләре котлап, рәхмәтләрен җиткерделәр.
- Татарстанда җиде ел элек Хәйрия елын игълан иткән идек. Бүген бар өлкәдә дә диярлек хәйриячелек киң колач җәюенә сөенәбез. Һәркемнең күңелендә ярдәмгә мохтаҗларны аңлау хисе яшәсен иде, - диде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.
Сәхнә түрендә бүләкләнгән көчле рухлы Азево эшмәкәре Рамил Исмәгыйлевка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов соклануын белдереп:
- Изгелек аяк астында ятмый. Кылган гамәлләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын, - диде һәм Мактау грамотасы тапшырды.
Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле күп балалы гаиләләргә автомобиль ачкычлары тапшыру булгандыр, мөгаен. Татарстаннан биш гаиләгә республика оешмалары җитәкчеләре җиде урынлы "Lada Largus" автомобиле ачкычлары тапшырдылар. Алар арасында Әгерҗедән 11 балалы, шуларның тугызын тәрбиягә алган алтын йөрәкле Зенфирә-Алик Баһаутдиновлар гаиләсе дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев