Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Иж-Бубый мәктәбе – ИТ-Чемпион

«IT-чемпион» бәйгесенең икенче этабы тәмамланды. Аның нәтиҗәләре буенча район мәктәпләрендә белем алучы иң актив өч укучы һәм Иж-Бубый мәктәбе җиңүче дип табылды. Быел "ИТ-Чемпион" бәйгесе 15 мартта старт алган иде. Ул ике этапта уздырылды һәм анда укучылар гына түгел, мәктәпләр дә катнашты. - Укучыларның бәйгедә ни дәрәҗәдә актив катнашуларына карап...

«IT-чемпион» бәйгесенең икенче этабы тәмамланды. Аның нәтиҗәләре буенча район мәктәпләрендә белем алучы иң актив өч укучы һәм Иж-Бубый мәктәбе җиңүче дип табылды.
Быел "ИТ-Чемпион" бәйгесе 15 мартта старт алган иде. Ул ике этапта уздырылды һәм анда укучылар гына түгел, мәктәпләр дә катнашты.
- Укучыларның бәйгедә ни дәрәҗәдә актив катнашуларына карап республика мәктәпләре арасында да җиңүчеләр билгеләнәчәге хакында мәгълүм булу белән җиң сызганып эшкә керештек. Иң беренче чиратта, бу хакта ата-аналар җыелышында аңлаттык һәм өйләрендә компьютерлары булган әти-әниләрнең түләүләрне Интернет аша башкаруларын бурыч итеп куйдык. Әлбәттә, бу эштә аларның уң кулы балалары - укучылар иде. Һич арттыруым түгел, әлеге бәйге ярдәмендә бик күп укучыларыбыз әти-әниләрен генә түгел, туганнарын, күршеләрен, танышларын компьютер аша гына түләргә өйрәттеләр. Май аена кадәр республика мәктәпләре арасындагы рейтингны күзәтеп бардык. Аннан бу мөмкинлек бетте. Шулай да укучыларыбызның активлыгы кимемәде. Уртак тырышлыгыбыз бушка китмәде: республиканың иң актив 51 мәктәбе арасында безнең мәктәп тә бар. Бу җиңүебез өчен мәктәбебезгә интерактив җиһаз тапшырылачак. Бу - безнең уртак җиңү. Аңа көч куйган, бәйгедә актив катнашкан укучыларга, укытучыларга, әти-әниләргә зур рәхмәт, - ди Иж-Бубый мәктәбе директоры Эльмира Мәннанова.
Сүз уңаеннан: Эльмира ханымның 8 сыйныфта укучы кызы Гөлия дә - "Иң актив укучы" номинациясе җиңүчесе. Башка җиңүчеләр кебек үк, ул да ноутбук белән бүләкләнәчәк. Мондый бәхет шушы ук мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Алинә ӘЛМӨКӘЕВАга да елмайган.
- Мин әлеге бәйге турында тәүге тапкыр укытучыларымнан ишеттем. Аннан еду.татар.ру сайтына кереп, барлык нечкәлекеләрен белдем. Шунда ук әти-әниемне түләүләрне Интернет аша башкарырга күндердем. Әби-бабам, туганнарыбыз, укытучыларым да түләүләрне Дәүләт порталы аша башкару тәкъдименә каршы килмәделәр. Минем кайбер яшьтәшләремнән: "Авылда Интернет бик акрын эшли, шуңа компьютер аша түләүләрне башкару мөмкин түгел" дигән сүзләрне ишеткәнем бар. Бу сүзләр белән килешмим. Олы теләк булганда бу гына киртә була алмый. Әлеге җиңүемдә әти-әниемнең өлеше бик зур, шуңа аларга рәхмәт. Ноутбугым бар иде инде, тик яңасы комачауламас. Мәктәпне тәмамлаганнан соң укуымны югары уку йортында дәвам итәргә хыялланам. Читтә укыганда үз ноутбугым булса, бигрәк тә яхшы бит, - ди Алинә.
1нче гимназиянең 8 сыйныф укучысы Илнар МӨСТӘХИМОВ та шәхси ноутбугы булачагына сөенеп туялмый.
- Туганым Камил Мусин әлеге бәйгедә катнашып айпад алгач, мин дә үземнең алга анда катнашу һәм җиңү максатын куйдым. Әнием белән бергәләп, иң беренче чиратта, компьютер ярдәмендә түләргә өйрәтәчәк кешеләрнең исемлеген төзедек. Әлеге исемлектә әби белән бабай да, инвалид әбием дә, күршеләр, хәтта Исәнбайдагы туганнарыбыз да бар иде. Исемлеккә язган бер генә туганыбыз да каршы килмәде. Нәтиҗәдә, 20дән артык якыныбызны түләүләрне өйдән чыкмыйча гына башкарырга өйрәттек. Әлеге хезмәттән файдаланырга өйрәткәнебез өчен инвалид әбием көн дә рәхмәт укый. Инде менә хәзер минем аларга рәхмәт әйтәсем килә. Чөнки ризалашмаган буласалар, миңа мондый бәхет елмаймас иде әле, - ди Илнар.

Без дә райондашларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз. Ә бүләкләр аларга 23 декабрьдә Казанның ИТ-паркында тантаналы шартларда тапшырылачак.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев