Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

Рус Тат
Яшәеш

Иж-Бубыйда Мөхәммәтҗан бай йорты торгызылачак

Бу атнада Иж-Бубыйга ТР Урман хуҗалыгы министры Алмас Назиров килде. "Мин биредә - Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча", - диде министр килүенең сәбәбен ачыклап. Күптән түгел Әгерҗе районына эшлекле сәфәре вакытында Рөстәм Миңнеханов Иж-Бубыйдагы тарихи бинаны торгызуга ярдәм күрсәтеләчәк дип белдергән иде. - Безнең Илбашы буш вәгъдәләр таратмый. Димәк, бу...

Бу атнада Иж-Бубыйга ТР Урман хуҗалыгы министры Алмас Назиров килде. "Мин биредә - Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча", - диде министр килүенең сәбәбен ачыклап.

Күптән түгел Әгерҗе районына эшлекле сәфәре вакытында Рөстәм Миңнеханов Иж-Бубыйдагы тарихи бинаны торгызуга ярдәм күрсәтеләчәк дип белдергән иде.

- Безнең Илбашы буш вәгъдәләр таратмый. Димәк, бу урында якын киләчәктә яңартылган тарихи бина калкып чыгачак, - диде Алмас Әмин улы. Бубый елгасыннан ерак түгел урында урнашкан, озак еллар Иж-Бубый урта мәктәбе булып торган бу бинаны күп райондашларыбыз хәтерлидер әле. Ә менә аның нинди тарихи әһәмияткә ия булуы, бәлки, күпләргә мәгълүм түгелдер. Бу хакта әлеге очрашуда "Бубилар мирасы" иҗтимагый оешмасы рәисе, Казанда яшәүче эшмәкәр якташыбыз, Иж-Бубыйда тарихи биналарны торгызу эшенең башында торучы Искәндәр Җиһангәрәев бәян итте.

- Бу урында авылыбызның эре сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның йорты урнашкан иде. Ул аны 1905 елда ук салдырган. Буе 20, иңе 18, биеклеге 7 метр бу бина агачтан салынган, тышкы яктан такта белән тышланган булган. Октябрь революциясеннән соң Мөхәммәтҗан бай әлеге йортны үз теләге белән Совет хөкүмәтенә тапшыра. Ә үзе шул йортның ишегалдында урнашкан ике катлы йортта яши һәм шунда вафат була. Аның кабере авыл зиратында урын алган. Ә бу йорт 1924-27 елларда балалар йорты, ә 1928-88 елларда Иж-Бубый урта мәктәбе булып торды. Бу ике катлы йорт мәктәпкә башка авыллардан килеп укучылар өчен интернат булып та хезмәт итте. 2004 елда бина авария хәлендә булу сәбәпле, аны сүттеләр. Әгәр бу тарихи бина яңадан торгызылса, бик тә олы җанлы, мәрхәмәтле, халыкны белемле итүгә һәрчак ярдәм күрсәтеп торган авылыбызның мөхтәрәм сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның рухы бик тә сөенер иде, - дип сөйләде ул.

Әлеге тарихи йортның нигезе бүген дә исән.

- Димәк, нәкъ шушы урында озакламый әлеге байның йорты яңадан калкып чыгачак. Бик тиздән бу урынга проект төзүчеләр килеп, эшне башлап та җибәрәчәкләр, - диде Алмас Нәзиров.

Аннан Казан кунаклары район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә вакытлыча Иж-Бубый мәдрәсәсе тарихы музее урнашкан мәчеткә юл алдылар. Музей экспонатлары арасында әлеге дә баягы Мөхәммәтҗан бай йортының бик матур агач макеты һәм сызымнары да бар.

- Иж-Бубый мәдрәсәсе элек-электән хәтта чит илләргә дә билгеле булган. Мин бу авыл һәм бертуган Бубилар турында моңарчы ишетеп кенә белә идем. Хәзер менә үз күзләрем белән күрү бәхете насыйп булды, - диде Алмас Назиров тарихи авылдан киткәндә.

- Татарстан Президенты кушу буенча якын киләчәктә Иж-Бубыйда тарихи бина торгызылачагы турындагы сөенечле хәбәрне мин Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның Мәскәүдә яшәүче оныкчыгы Надир Әхмәтҗановка шалтыратып җиткердем. Ул бу хәбәргә бик тә сөенде, хәтта елап та алды. Ул сентябрьдә авылыбызда узачак конференциягә кайтырга да вәгъдә бирде. Надирдан кала, Мөхәммәтҗан байның дәвамчылары бүгенге көндә Ташкентта, Швециядә яшиләр. Без алар белән дә элемтәдә торабыз, - ди "Бубилар мирасы" оешмасы директоры Раиф Гәрәев.

Сүз уңаеннан: сентябрь аенда Иж-Бубый мәдрәсәсенең 235 еллыгына багышланган республикакүләм конференция узачак. Быелгы конференциянең темасы - "Бубилар мирасы - халкыбыз хәзинәсе".

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев