Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Иж-Бубый авылының үзәк урамына «Бубыйлар» исеме бирелергә мөмкин

Башта Мөхлисә Бубый исемен бирү тәкъдиме булган

Язучы, публицист Марат Әмирханов Иж-Бубый авылының үзәк урамына «Бубыйлар» исемен бирергә тәкъдим итте.

«Бубыйларны хәзерге буын укучысына беренче тапкыр „Сөембикә“ журналы җиткерде. Шуның белән без горурланабыз. Минем ул авылда булганым бар. Аның төп урамы „Центральная“ дип атала иде. Мин шул вакытта бу урамга Мөхлисә Бубый исемен бирергә тәкъдим иттем. Аны „Бубыйлар“ урамы дип кабул иттеләр», — дип сөйләде Марат Әмирханов Казан кооператив институтында узган конференциядә.

Тәкъдимгә бер елдан артык вакыт үткән, әмма урам исеме бүген дә үзгәрмәгән. «Аны „Бубый“ итәргә вакыт инде. Күпме сөйләшәбез, ә безгә гамәл кирәк. Минемчә, Бубыйлар урамга алар исемен бирүгә лаеклы», — ди ул. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев