Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Иж-Бубыйда алдан тавыш бирү көне уза

Иж-Бубыйның Үзәк урамында урнашкан 16.001.03нче санлы берләштерелгән участогында Иж-Бубый, Иж-Бәйки, Биектау, Кодаш авылларында яшәүче сайлаучылар тавыш бирә.

Иртәнге сәгатьләрдә үк сайлау участокларына килеп, сәяси активлык күрсәтүчеләр күп.

  • Минем мондый сәяси мөһим вакыйглардан бервакытта да читтә калганым юк. Алдан сайлап тавыш бирү булсынмы, сайлау көнеме, иртән иртүк участокка киләм, – ди Иж-Бубыйдан Гөлнур Хәмидуллина.

Педагогика ветераны Раиф Гәрәев та шушы ук фикердә.

  • Мондый вакыйгалардан читтә калуны мин үз илеңә битараф калуга тиңлим. Бервакытта да үз тавышымны бирми, үз позициямне күрсәтми калмыйм, – ди ул.
  • Халык сайлау участоклары ачылуга ук килә башлады. Халыкка уңайлы булсын өчен кандидатларның фоторәсемнәре белән исем-фамилияләре күрсәтелгән стендлар  әзерләп куйдык. Шуннан танышалар. Халык битараф түгел, – ди Иж-Бубый авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов.

Башка участокларда кебек үк, биредә дә алдан тавыш бирү кичке сәгать 8гә кадәр дәвам итә.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X