Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Иж-Бубыйда туып үскән Фатыйма әби 90 яшендә дә актив

“Әле күптән түгел генә Чаллыдан “Жемчужина“ санаториеннан кайттым. Әгерҗене сагынырга да өлгердем. Матур шәһәремдә сөенеп яшим”, – ди 90 яшендә дә активлыгын югалтмаган Фатыйма әби Садыйкова.

 Иж-Бубый авылы кызы туган авылында намус белән хезмәт иткән: озак еллар бозаулар караган, ферма мөдире дә булган, исәп-хисап эшләрен дә алып барган.Тормыш иптәше Фатыйх белән матур гаилә булып, кырык алты ел яшәгәннәр, дүрт ул үстергәннәр.

Бүгенге көндә Әгерҗедә, сугыш ветераны толы буларак бирелгән иркен һәм җылы фатирында бәхетле картлык кичерә. Ел саен диярлек санаторийларда, Красный бордагы “Өмет” тернәкләндерү үзәгендә ял итеп, сәламәтлеген ныгытып кайта. Ил-көн яңалыклары белән “Әгерҗе хәбәрләре”н укып, танышып бара. Игелекле уллары, киленнәре, оныклары, оныкчыклары кайгыртуын тоеп, шөкер итеп яши ул.

90 яшьлек гомер бәйрәме белән тыл һәм хезмәт ветеранын район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Иж-Бубый авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов  котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев