Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Иж-Бубыйның сәхнә остасына – 90

Алтын көздә – яз шатлыгы дигәндәй, Сания Рәхмәтуллинаның 90 яшьлек олуг юбилее әнә шундый күтәренке рухта, зурлап бәйрәм ителде. Балалары, туганнары, кода-кодагыйлары, дуслары, күршеләре бергә җыелып, гармун моңына кушылып җырлап күңел ачты бу көндә.

Сания – Иж-Бубый кызы. Әти-әнисе ничек итсә иткән, белемгә омтылышы зур булган кызларына 10 сыйныф тәмамларга мөмкинчелек тудырган. Ул чор кешеләренә хас булганча, басудан черек бәрәңге җыеп кәлҗемә ашарга да, ерак мари иленә китеп урман кисәргә дә, аны вагоннарга төяп җибәрү кебек авыр эшләр башкарырга да туры килгән аңа. Яхшы билгеләренә генә укыган кыз Казанда педучилищега керү имтиханнарын тапшырып укырга керү бәхетенә ирешсә дә, уку мөмкинлеге булмый. Тәбәрле мәктәбендә пионервожатый булып эшли башлый. Рус теле укытучысы Зәкәрия Борһанов белән гаилә коралар, бер-бер артлы Әлфия, Луиза, Радик дөньяга аваз сала. Әмма балаларын пар канатлы итеп үстерергә насыйп булмый. Егерме тугыз яшендә туган авылына кайтып, санаторийга санитарка булып эшкә урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. Намуслы хезмәте өчен күп тапкырлар Мактау грамоталарына лаек булган. Кыйммәтле бүләкләр дә биргәннәр.

– Дус-тату коллектив булды безнең. Кичләрен бергәләп клубка чыгып үзешчән сәнгатьтә катнаштык. Җырладык та, биедек тә, спектакльләр дә куйдык. Җырлар өйрәтергә, хор белән җитәкчелек итәргә композитор Арслан Батыршин үзе килә иде. Күп тапкырлар Казанда чыгыш ясап, җиңү яулап кайттык. Әнвәр Җиһангәрәев кебек оста биючеләр дә күп булды, – дип хатирәләргә бирелгәч, Казаннан кайткан Әнвәр аганың сеңлесе Илүзия апа сүз алды.  Ул эшкә батыр, сүзгә тапкыр туганының балаларының барысын да укытып, илгә-көнгә лаеклы итеп үстерүе өчен соклануын белдерде. Әлфиясе гомер буе Иж-Бубыйда балалар бакчасын җитәкләгән, мәдәният институтында белем алган Луиза әле хәзер дә Казанда китапханәче булып эшли, Оренбургта хәрби училище тәмамлаган запастагы майор Радик та хезмәт итүен дәвам итә әле. Җиде оныгы һәм шулкадәр үк оныкчыгы да әбиләрен уңышлары белән сөендереп торалар дип, аңа казанлылар сәламен һәм Искәндәр Җиһангәрәев гаиләсе җибәргән бүләкне дә тапшырды.

Сания апа белән бергә гомер кичерүче кызы Әлфия җәмәгатенең гармун уйнавына кушылып җыр сузды. Аңа башкалар да кушылды. Гомер буе сәхнә тоткан Сания апа үзе дә түзмәде, гармунчы кияве янына басып “Шахта” көен сузды. Аннан бергәләп шул чор фотоларын карадык.

Сания әбине олуг юбилее белән котларга килгән Иж-Бубый авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Җәләлетдинова өлкәннәр көнен бәйрәм иткәндә 88 яшьлек Сания әбинең җитез биюенә авылдашларының шаккатулары турында сөйләп, һаман да шундый күңел көрлеге теләде.

90 яшьлек юбилее белән котларга килгән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламовны да хезмәт һәм тыл ветераны Сания әби бик сөенеп каршылады, якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котларга да онытмады.

Мондый бәхетле картлыкта, кадер-хөрмәттә тагын гомер бәйрәмнәреңне каршыларга язсын, Сания әби!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев