Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Иж елгасы буенда күмәк өмә узды

Сусаклагыч зоналарны саклау елы һәм санитар-экологик икеайлык кысаларында Иж елгасы буен чистарту буенча өмә узды. Өмәгә Әһли Фәһзуллин җитәкчелегендәге "Кичкетаң" заказнигы инспекторлары, Кырынды авыл җирлеге Советы коллективы һәм башка табигать сакчылары чыкты. Күмәк көч белән яр буйлары чүп-чардан арындырылды һәм чүплеккә илтеп түгелде. Яр буйларының торышы бирегә килүчеләрнең үзләреннән соң...

Сусаклагыч зоналарны саклау елы һәм санитар-экологик икеайлык кысаларында Иж елгасы буен чистарту буенча өмә узды.

Өмәгә Әһли Фәһзуллин җитәкчелегендәге "Кичкетаң" заказнигы инспекторлары, Кырынды авыл җирлеге Советы коллективы һәм башка табигать сакчылары чыкты. Күмәк көч белән яр буйлары чүп-чардан арындырылды һәм чүплеккә илтеп түгелде. Яр буйларының торышы бирегә килүчеләрнең үзләреннән соң чүп-чарны җыймыйча китүен тагын бер кат ачык күрсәтте. Ә бу аларның табигатькә саксыз карашын да раслый. Акция кысаларында яр буйларын чистарту киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев