Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ижау белән Казан арасында авиаочышлар башлана

    Ижаудан рейслар дүшәмбе һәм чәршәмбе башкарылачак, Казаннан - сишәмбе һәм җомга. 1 июньнән Ижау - Казан - Ижау маршруты буенча авиарейслар башкарылачак. Бу юнәлештә Татарстанда урнашкан «Аэросервис» авиакомпаниясе" ҖЧҖ хезмәт күрсәтәчәк, дип хәбәр итә «Ижавиа» ААҖ матбугат хезмәте. Бу маршрутта "Ан-24" һава судносы очачак. Ижаудан рейслар агымдагы елның 1 июненнән...

    Ижаудан рейслар дүшәмбе һәм чәршәмбе башкарылачак, Казаннан - сишәмбе һәм җомга.

    1 июньнән Ижау - Казан - Ижау маршруты буенча авиарейслар башкарылачак. Бу юнәлештә Татарстанда урнашкан «Аэросервис» авиакомпаниясе" ҖЧҖ хезмәт күрсәтәчәк, дип хәбәр итә «Ижавиа» ААҖ матбугат хезмәте.

    Бу маршрутта "Ан-24" һава судносы очачак.

    Ижаудан рейслар агымдагы елның 1 июненнән 29 октябрьгә кадәр дүшәмбе һәм чәршәмбе башкарылачак.
    Казаннан Ижауга 7 июньнән 29 октябрьгә кадәр - сишәмбе һәм җомга. Ике юнәлештә дә юлда булу вакыты 1 сәгать тәшкил итәчәк.

    Искәртеп үтик: элегрәк «Аэросервис» Казан - Ижау маршруты буенча 7 июньдә хезмәт күрсәтә башлавы турында хәбәр ителгән иде: http://www.agryz-rt.ru/tt/hbrl/item/11076-iyund%D3%99-kazannan-volgogradka-%D2%BB%D3%99m-izhevskiga-aviareyslar-achyilachak.html.

    Татар-информ.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: