Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ижауда “Ак калфак“ оешмасы уздырган “Бишек туе“нда әгерҗелеләр дә катнашты

Районыбыздагы татар авылларында туып-үсеп, хәзер Ижауда гомер кичерүче Әгерҗе кызларының Удмуртиядә милләтебезне яшәтү, туган телебезне, матур йолаларыбызны саклау өчен җан атып эшләп йөрүләренә тагын бер тапкыр сокланып кайттык әле.

ИДЕЯЛӘР “ГЕНЕРАТОРЫ“

Удмуртия  татар хатын-кызларының “Ак калфак“ җәмәгать оешмасы җитәкчесе Бриллиант ханым Абдрахманова Кырындыда үссә дә, тумышы белән Салагыш кызы. Ижаудагы 107нче балалар бакчасы мөдире. 

–       Ул – безнең гаҗәеп оста оештыручы,  башкаларны да үз артыннан ияртә белүче, яңа идеяләр “генераторы“. Бриллиант ханымның артистлык сәләтенә дә сокланмаган кеше юктыр. Һәр бәйрәм-кичәнең үзәгендә кайнаганда нинди генә рольләргә керми ул, –ди Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, Девәтернә кызы Рәмзия Габбасова.

Менә бу юлы да “Ак калфак“ җитәкчесе үз кулы астында эшләүче Исәнбай кызы Ләйсирә Йосыпова, Көчектән Ландыш Латыйпова, Кырындыдан Гөлфинә Шәехова, Диния Кәримуллина, Нараттан Гүзәл Шәехова, Муса Җәлил исемендәге китапханә хезмәткәре, Иске Эсләк кызы Рәмзия Гыйззәтуллина, Исәнбайдан Дилүсә Ганиева белән берлектә Ижауның Халыклар дуслыгы йортында “Бишек туе“ уздырды. Әгерҗедәге һәм Исәнбайдагы аккалфаклылар да, бәби ашлары пешереп, ут күршеләргә кунак булып килделәр.

 

ТАЛБИШЕКТӘ ҮСТЕМ МИН ДӘ

Залдагы сиртмәле бишек, талбишек, киндер бишек, юкә бишекләрне күреп, авылга, балачакка кайткандай булдык.

–       Менә бу сиртмәле бишектә әнием, мин, аннан минем кызым, соңыннан оныгым үсте, – дип сөйләгәндә Бриллиант ханымның хатирәләрдән күңеле дә тулып китте.

Исемнәре тарихта гына калып баручы бу бишекләрне замана яшьләренең күбесенең күргәне-ишеткәне дә юктыр. Түшәмгә элә торган сиртмәле бишекләрнең заманча фатирларга кайтасы юк инде, анысы... Әмма һәр яшь әнинең сабыен бишек җыры белән иркәләп йоклатуын бик тә күрәсе килә. “Әйдә, ят та, күзеңне йом!“ дигән катгый сүзләр урынына әнисе нәниен иркәләп “йокла, балам, йом күзең, йом-йом күзең, йолдызым“ яки “изге теләк теләрмен, бәхетле бул диярмен“ дип җырласа, сабый да бик тиз изрәп йокыга китәр иде. Шундый яхшы теләк белән йокыга киткән бала гына кечкенәдән бәхет тәмен тоеп үсә бит.

Балалар бакчаларында да тәрбиячеләр “барыбыз да күзләрне йомдык!“ дигән фәрман биреп түгел, “әлли-бәлли-бәү итәр“ дип көйләсәләр, сабыйлар да бишек җырларын өйрәнеп үсәрләр. Башта курчакларын, үсеп җиткәч үз нәниләрен дә бишек җырлары белән йоклатырлар, әнә шулай алар буыннан-буынга күчәр иде...

Бәйрәмдә Исмәгыйль хәзрәт сабыйга исем кушу йолалары турында да сөйләде.

–       Сабыйга исем кушу өчен мулланы өйлә намазы вакытына чакырыгыз. Ул азан да әйтә, намаз да укый.

–       Балага күз тимәсен дип маңгаена иннек, күмер буямагыз, караватына көмеш тәңкә дә, миләш ботагы да куймагыз. Аны бары тик Аллаһы Тәгалә генә саклый. Шуңа күрә сабый көйсезләнә башлау белән белгән догаларыгызны, Аятел-көрси укысагыз, бала тынычланып, изрәп йокыга китәр.

–       Балага исем кушканчы иң әүвәл мәгънәсен белегез. Матур яңгыраган исемнең дә мәгънәсез булуы мөмкин.

Хәзрәтнең бу киңәшләрен һәр яшь әти-әни белергә тиеш.

 

БӘБИ АШЫ

Ни кызганыч, хәзер арабызда бәби ашы уздырып мәшәкатьләнмәүче, хәтта сабыена исем кушу өчен мулла да чакырмаучы яшь гаиләләр дә очрый. Кода-кодагыйлар, туган-тумачаларны чакырып, бәби туу шатлыгын уртаклашуга җитәме соң инде...

Әнә, “Бишек туе“ бәйрәменә аккалфаклылар, элеккедән килгән йола буенча, тәмледән-тәмле бәби ашлары белән килгәннәр иде. Табында ниләр генә юк: гөбәдия, кош теле, тәбикмәк, кыстыбый, балан бәлеше, өчпочмак, Балезино районы Кистем авылы хатыннары гына пешерә торган кабарчы дисенме... Исәнбайдан аш-су остасы Фәридә апа Ягъфәрованың чәкчәге, угыз төплекәе, Әгерҗедән Чулпан  Нурмөхәммәтованың мичтә кабарып пешкән коймагыннан Удмуртия районнарыннан җыелган аккалфаклылар да мактый-мактый сыйландылар.

Әгерҗе кызлары, әнә шулай, Удмуртия җирендә татарлыгыбызны, йолаларыбызны саклап, безгә – Татарстанда яшәүчеләргә үрнәк күрсәтеп, гөрләтеп эшлиләр. Юкка гына Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак“ иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова быел көзен оешманың күчмә утырышын Ижауда уздырырга җыенмый инде.

Рәмзия ЗАРИПОВА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев