Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яхшы сүз җанны эретә

Күптән инде шатлыктан елаганым юк иде. Корбан бәйрәмендә туган Әгерҗемә якыннарым Корбан ашына чакыргач юлга чыктым. Кече Пурга ягыннан Әгерҗегә килеп җиткәч, туган телебездә зур итеп "Корбан бәйрәме мөбарәк булсын! Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген. Нәрсәдән бу? Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!" дигән сүзләрне укып, "телсез"...

Күптән инде шатлыктан елаганым юк иде. Корбан бәйрәмендә туган Әгерҗемә якыннарым Корбан ашына чакыргач юлга чыктым. Кече Пурга ягыннан Әгерҗегә килеп җиткәч, туган телебездә зур итеп "Корбан бәйрәме мөбарәк булсын! Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген. Нәрсәдән бу? Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!" дигән сүзләрне укып, "телсез" калдым. Ирексездән күзләремнән яшь ага башлады. Болай да әле быел гына гаилә корган яшь туганнарымның корбан чалуларына сөенеп кайта идем. Ә монда Әгерҗегә кергәнче үк тәбрикләүләрен күреп, күңел бөтенләй тулды.
Машинамны туктатып, әлеге сүзләр язылган такта каршына чыгып бастым. Авыз эчемнән тагын кат-кат укып чыктым, дога кылдым. Ә күздән яшь ага да ага... Сиксәнне куып килүче бу аксакал тапкан исе китәр нәрсә дип уйлаучылар да булыр арагызда. Әгерҗегә керү юлында ук шушы изге сүзләр язылган такта янында нинди хисләр кичергәнемне язарга сүзләр таба алмыйм. Юлдагы бөтен машинаны туктатып, "Күрәсезме, укыдыгызмы? Гомер булмаган хәл бит бу, безне үз туган телебездә изге бәйрәмебез белән тәбриклиләр. Милләттәшләребезне әнә шулай котлау юлын уйлап тапкан милләтҗанлы, мәрхәмәтле бу кешегә мең рәхмәт!" дип бар дөньяга кычкырасым килде.
Шәһәр эченә узып, К.Маркс урамы буйлап тагын берара баргач, мәһабәт яңа мәктәп стенасында тагын шундый тәбрикләү язылган сүзләрне укыгач, сөенечем икеләтә артты. "БАМ" күпереннән төшкәч, "пятачок"та "Йә Раббым! Шәһәребезгә тынычлык, халкыбызга саулык, бәхет-сәгадәт, иман-һидәят насыйп әйлә" дигән теләкләрне укыгач та, туган шәһәремә иман кайта, булдырасыз, якташларым, дип рәхмәт укыдым.
Без бит шәһәрләрдә мондый зур щитларга язылган бихисап рекламаларны гына күреп күнеккән. Әгерҗедә дә дини бәйрәм уңаеннан мондый матур сүзләр белән тәбрикләүне татар телендә тәүге тапкыр язганнардыр. Бу котлауларны укыган башка милләттәшләрем дә минем кебек үк чын күңелдән сөенгәннәрдер дип уйлыйм.
Моңа кадәр Әгерҗемә кайткан саен кибетләргә язылган урыс атамаларын күреп, йөрәгем әрнеп китә идем: Камея, Флагман, Смак, Рыжий кот, Автоледи, Мебельный рай, Раздолье... Нинди генә исемнәр уйлап тапмаганнар?! Татарстанның бер төбәге булган, 50 проценттан артык халкы татар булган Әгерҗедә хуҗалары татар булган шәхси кибетләргә дә урысча исем кушуларын берничек тә аңлый алмыйм. Әйтерсең лә, безнең татарда матур исемнәр беткән... Яңа елда да шәһәрне бәйрәмчә бизәүгә район җитәкчелеге зур игътибар бирсә дә, диварларга язып эленгән котлаулар гел урыс телендә генә була иде. Сабадан кунакка кайткан туганыбыз да Әгерҗенең Яңа елга матур итеп бизәлгән урамнары буйлап йөргәндә "Тәкем урыслашып беткәнсез икән. Бер татарча язылган сүз тапмассың урамнарыгызда. Бер дә милли горурлык юкмыни соң сездә?!", дип киткән иде. Үзем дә туган Әгерҗемә кайткан саен, Тукай әйтмешли, "безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?" дип борчыла идем.
Менә бу кайтуымда бик сөенеп киттем туган шәһәремнән. Корбан ашына җыелган якыннарыбызга да, иң беренче итеп, Әгерҗе урамнарына Корбан бәйрәме белән котлаулар язып элүләре турында шатланып сөйләдем.
"Без - татарлар - горур халык!" дип күкрәк кагу гына җитми шул, җәмәгать. Күңелләребезгә туган телдә рухи азык та кирәк. Милләтең белән горурлыкны эш белән көндәлек тормышта күрсәтә белгәндә, оныкларыбызга туган телебезнең матурлыгын түкми-чәчми тапшыра алганда гына безнең халык яшәр. Елдан-ел төзекләнә, матурая барган Әгерҗебездә милләтҗанлы татарлар күбрәк булсын иде дигән теләктә калам.
Хафиз НӘГЫЙМОВ.
Ижау шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев