Якташыбыз югары күтәрелә
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең ТР буенча Идарәсе җитәкчесе Әгерҗе шәһәрендә туып-үскән, 2нче шәһәр мәктәбен тәмамлаган якташыбыз Фаяз Баян улы ШАБАЕВны генерал-лейтенант хәрби исеме бирелү белән котлады. Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, Фаяз Шабаев җитәкчелегендә РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең ТР буенча Идарәсендә эшләр...
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең ТР буенча Идарәсе җитәкчесе Әгерҗе шәһәрендә туып-үскән, 2нче шәһәр мәктәбен тәмамлаган якташыбыз Фаяз Баян улы ШАБАЕВны генерал-лейтенант хәрби исеме бирелү белән котлады.
Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, Фаяз Шабаев җитәкчелегендә РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең ТР буенча Идарәсендә эшләр яхшы бара, ведомство эшчәнлегенең конкрет нәтиҗәләре бар. Фаяз Шабаев республикада абруйлы җитәкчеләр рәтендә дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Якташыбызның хезмәт баскычлары буйлап югары күтәрелүе белән райондашлар да горурланалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев