Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Якты дөньяга чыгасы, аралашасы килә....

Сер түгел, инвалидлар, бигрәк тә коляскада гына хәрәкәт итә торганнарының тормыш-көнкүреше, проблемалары турында күбрәк аларның якыннары гына кайгырта. Хөкүмәттән пенсия алалар, кайбер ташламалардан файдаланалар бит, диярсез. Анысы дөрес. Әмма тормышта барысы да акчадан гына тормый шул. Аларның да башкалар кебек якты дөньяга чыгасы, аралашасы килә... Тик коляскаң белән кая гына...

Сер түгел, инвалидлар, бигрәк тә коляскада гына хәрәкәт итә торганнарының тормыш-көнкүреше, проблемалары турында күбрәк аларның якыннары гына кайгырта. Хөкүмәттән пенсия алалар, кайбер ташламалардан файдаланалар бит, диярсез. Анысы дөрес. Әмма тормышта барысы да акчадан гына тормый шул. Аларның да башкалар кебек якты дөньяга чыгасы, аралашасы килә... Тик коляскаң белән кая гына кереп була соң бездә?
Еллар буе дүрт стена арасында гына яшәүче, югары каттагы фатирыннан урамга саф һава суларга да төшә алмаучы "колясочник"лар күпме арабызда... Кибеткә, Мәдәният йортына, китапханәгә бару турында аларның хыялланганнары да юктыр. Ниһаять, хөкүмәт инвалидларга тирә-юньдә уңайлы мохит тудыруга алынды. Безнең районда да күптән түгел узган район Советының XIII сессиясендә инвалидлар өчен уңайлы мохит тудыру буенча 2012-2015 елларга исәпләнгән максатчан программа кабул ителде.
Районда барлыгы 2384 инвалид яши. Аларның 70е коляскада гына хәрәкәт итә. Ләкин ил күләмендә алар өчен башкалар белән бертигез шартлар тудыру буенча бик күп эшлисе бар әле. Иң беренче, коляскалы инвалидларга социаль объектларга, транспортка, элемтә учреждениеләренә, базар-кибетләргә, банкларга керү өчен уңайлыклар тудырырга кирәк. Безнең шәһәрдә бу объектларга керү мөмкинлеге нибары 5 процент тәшкил итә. Пенсия фонды идарәсе, үзәк хастаханә, поликлиника, район Мәдәният сарае, аптекалар, салым инспекциясенә керү юллары инвалидлар өчен чагыштырмача уңайлырак. Ә менә авылларда бер генә учреждениегә дә инвалид коляскасы белән керерлек түгел дисәк тә, ялгыш булмас.
Инвалидлар өчен уңайлы мохит тудыру программасы 2015 елга кадәр исәпләнгән һәм аңа 18450 мең сум акча каралган. Кирәк булганда бу программага үзгәрешләр дә кертеләчәк. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәр объектка керү өчен шартлар тудыру - шул учреждениенең төп бурычы. Җирле бюджеттан һәм бюджеттан тыш чыганаклардан кергән акчага район инвалидлар оешмасына, Тирсә һәм Красный бор Мәдәният йортларына, балалар сәнгать мәктәбенә, балалар поликлиникасына керү өчен шартлар тудырырга планлаштыралар. Район башлыгы Фәрит Габбасовның югары катта яшәүче "колясочник"ларны түбәнге катлардагы фатирларга күчерү мәсьәләсе белән шөгыльләнүен дә әйтеп үтми мөмкин түгел.
Коляскада гына хәрәкәтләнүчеләрдән тыш, протезлы, сукыр инвалидлар өчен дә социаль объектларда уңай мохит тудыру бурычы тора. "Мондый шартларны ясаганда иң мөһиме мөмкинлекләре чикләнгән инвалид өчен уңайлы булсын дип бик игътибар белән эшләргә кирәк", - дип мөрәҗәгать итте сессиядә инвалидлар оешмасы рәисе Рәвия Лутошкина. Ул әлеге программаны тормышка ашыру барышында, бигрәк тә алар өчен тудырылган шартларны ясау, кабул итү вакытында инвалидлар үзләре дә актив катнашырга тиеш дигән фикерен җиткерде. Чөнки фәкать алар үзләре генә бу шартларга бәя бирә, кимчелекләрне бетерү өчен тәкъдимнәрен җиткерә алалар.
Ил төкерсә, күл була, диләр. Хөкүмәт, ниһаять, физик мөмкинлекләре чикләнгән инвалидларга уңай мохит тудырырга алынган икән, бу мәсьәләдә боз кузгалуына сөенергә һәм программаның тормышка ашуына өметләнергә генә кала.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев