Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Якты кеше иде

Иртәгә - Бөек Җиңү көне. Авылыбыз урамнары шау чәчәккә күмелер, бәйрәм тантанасына сугыш һәм тыл ветераннары, авылдашлар, сугыш афәтен кичергән әби-бабаларын, әти-әниләрен, якыннарын хөрмәтләп кайткан туганнар җыелыр. Тик иң түрдә, ветераннар өчен әзерләнгән урыннарның берсе - Әзһәр абый ДАУТОВКА дигәне генә быел хуҗасын көтеп ала алмас инде. Авылыбыз халкы яратып,...

Иртәгә - Бөек Җиңү көне. Авылыбыз урамнары шау чәчәккә күмелер, бәйрәм тантанасына сугыш һәм тыл ветераннары, авылдашлар, сугыш афәтен кичергән әби-бабаларын, әти-әниләрен, якыннарын хөрмәтләп кайткан туганнар җыелыр. Тик иң түрдә, ветераннар өчен әзерләнгән урыннарның берсе - Әзһәр абый ДАУТОВКА дигәне генә быел хуҗасын көтеп ала алмас инде.
Авылыбыз халкы яратып, үз итеп өлгергән Әзһәр абыебыз Җиңү бәйрәме алдыннан көтмәгәндә генә арабыздан китеп барды. Ул якты кеше иде. Бик сирәк кешеләрдә генә була торган эчке яктылык, итагатьлелек бөркелеп тора иде аннан. Тыныч холыклы, һәр сүзен үлчәп әйтүче Әзһәр абый белән сөйләшеп утыру үзе бер юаныч иде: ничектер күңел тынычланып кала, борчу-мәшәкатьләр белән чуарланган уй-хисләрең тәртипкә килә, яшәү мәгънәсенең тормыш ваклыкларыннан өстенрәк булуын аңлыйсың. Ул елмаеп җибәрүгә ягымлы йөзендәге җыерчыклары да аңа кушылып елмая сыман.
Әзһәр абый - тумышы белән Исәнбайдан. Балачак хыялы - укып чыгып, укытучы булу. Тик каһәр суккан сугыш хыялларын челпәрәмә китерә. Әзһәр абый сугышка 1942 елның 8 августында китә. Аңа әле ул вакытта 18 яшь тә тулмаган була. Казан янында әзерлек курслары узгач, аны Смоленск ягына - 3нче Украина фронтына җибәрәләр. Дәһшәтле көннәр башлана: дусларның үлеме, ачлык, суык, бертуктаусыз шартлаулар... Алар көндез дә, төнлә дә тынып тормый. Табигате белән йомшак күңелле Әзһәр абыйны сугыш нык, гадел һәм хәрбиләрчә кырыс булырга өйрәтә.
Ул разведка взводында хезмәт итә. Тәүге тапкыр разведкага баруын гомер буе тетрәнү хисләре белән искә ала иде. Икәү китсәләр дә, кайтканда Әзһәр абый үзе генә була. Әле бер сәгать элек кенә алар җиңү көне турында хыялландылар, сөйгән кызларын, гаиләләрен искә төшерделәр, һәм менә инде шат күңелле дусты юк... Әлеге югалту Әзһәр абый өчен иң беренчесе һәм иң авыры була. Шундый разведкаларның берсендә ул да, яраланып, Воронеж өлкәсенең Росшь шәһәре госпиталенә эләгә. Савыгып чыккан разведчик егетне Харьковка - танкистлар әзерләү курсларына җибәрәләр. Җиңү көнен ул Харьковта каршылый.
Һәр елны Җиңү бәйрәмен Әзһәр абый зур дулкынлану белән көтеп алды. Быел да Россия Президенты Д.Медведевның бәйрәм котлавын алгач, куанычы эченә сыймады. Бәйрәм киемнәре дә күптән үтүкләп эленгән иде. Һәр елдагыча 9 Май көнне иртән иртүк Исәнбайда яшәүче яшьтәше - сугыш ветераны Сәгыйть абый Тютиевны котлар, шуннан Мәскәүгә - элекке күршесе Фәридә апага шалтыратыр, ә аннан соң бәйрәм тантанасына китәр иде. Тик нишлисең, язмышның үз кануннары. Девятернә авыл җирлеге территориясенә кергән 3 авылга болай да бик әз - икәү генә калган сугыш ветераннарының тагын берсен югалттык шул. Киң күңелле, сабыр холыклы, мәрхәмәтле Әзһәр абыйның якты истәлеге авыдашлар күңелендә озак яшәр.
Галия МОРАТОВА.
Девәтернә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев