Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Якты киләчәк өчен тавыш бирдек

4 декабрьдә узган сайлаулар елның иң әһәмиятле сәяси вакыйгасы булып тарихка кереп калыр. Бу көнне без, ил язмышы, аның якты киләчәге өчен тавыш биреп, Россия Президентын сайладык. Әгерҗе районы сайлаучылары бу юлы да әлеге сәяси чарада актив катнашып, илебезнең киләчәгенә битараф булмауларын тагын бер тапкыр расладылар. Райондагы 50 сайлау участогында...

4 декабрьдә узган сайлаулар елның иң әһәмиятле сәяси вакыйгасы булып тарихка кереп калыр. Бу көнне без, ил язмышы, аның якты киләчәге өчен тавыш биреп, Россия Президентын сайладык. Әгерҗе районы сайлаучылары бу юлы да әлеге сәяси чарада актив катнашып, илебезнең киләчәгенә битараф булмауларын тагын бер тапкыр расладылар.
Райондагы 50 сайлау участогында да иртәнге сәгатьләрдә үк җанлылык хөкем сөрде. Авыл халкының күбесе сайлауларны зур мөһим вакыйга һәм бәйрәм итеп кабул итә. Барлык авылларда да сайлау участокларының ишекләре ачылганчы ук тавыш бирергә килүчеләр шактый җыелды. Авыл сайлаучыларының яртысыннан артыгы көндезге сәгать 12гә тавыш бирергә килгән иде инде.
Гомумән, бу көнне районда 24533 сайлаучы тавыш бирде. Бу - барлык сайлаучыларның 94,5%ы. Әгерҗелеләр кандидатлар өчен ничек тавыш бирделәр соң?
Владимир Путин - 22985 (93,61%)
Геннадий Зюганов - 666 (2,71%)
Михаил Прохоров - 355 (1,45%)
Владимир Жириновский - 271 (1,10%)
Сергей Миронов - 233 (0,95%).

Дүшәмбе көн ТР Үзәк сайлаулау комиссиясе рәисе Александр Фомин журналистларны Татарстан буенча сайлау нәтиҗәләре белән таныштырды. Республика буенча сайлаучыларның 83,02%ы тавыш бирүдә катнашкан. В.Путин 82,70% тавыш җыйган, Г.Зюганов - 9,66, М.Прохоров - 2,93, В.Жириновский - 2,23, С.Миронов - 1,70%.
Россия буенча да сайлауларның якынча нәтиҗәләре билгеле:
В.Путин өчен 45 миллионнан артык сайлаучы тавыш биргән - 63,60%, Г.Зюганов - 17,18, М.Прохоров - 7,97, В.Жириновский - 6,22, С.Миронов - 3,86%.
Сайлаучыларның күбесенең Владимир Путин кандидатурасын яклавы һәм аның өчен тавыш бирүе көтелгән нәтиҗә иде. Чөнки халык сәяси яктан өлгереп, акны карадан аерырга өйрәнеп килә һәм илнең, балаларыбызның якты киләчәге өчен беркем дә битараф түгел. Сайлауларның беренче нәтиҗәләре билгеле булу белән В.Путин, Мәскәүдә Манеж мәйданына чыгып, сайлаучыларга рәхмәт белдергәндә: "Бу - Россия Президентын сайлау гына түгел, сайлаулар барыбыз өчен дә, барлык халкыбыз өчен дә сәяси өлгергәнлеккә, мөстәкыйльлеккә, бәйсезлеккә мөһим тест булды. Сайлауларда катнашкан барлык Россия гражданнарына олы рәхмәтемне җиткерәм", - диде.
Район башлыгы Фәрит Габбасов та районыбыз сайлаучыларына рәхмәтен һәм ихтирамын җиткерә:
"Хөрмәтле райондашларым! 4 декабрьдә сайлауларда актив тавыш бирүегез, иң лаеклы кандидат Владимир Путинны сайлавыгыз белән сез ил җитәкчелеге алып барган курсны яклавыгызны күрсәттегез. Моны мин район җитәкчелегенә дә зур ышаныч күрсәтүегез дип кабул итәм. Сайлауларны оешкан төстә һәм профессионалларча үткәргән өчен территориаль һәм участок сайлау комиссияләренә, җитәкчеләргә һәм сайлаучыларга олы рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең ышанычыгызны аклау өчен барысын да эшләячәкбез. Без сезне беркайчан да авырлык килгәндә ялгыз калдырмадык һәм бу киләчәктә дә шулай булачак. Авылларда, шәһәрдәге предприятие-учреждениеләрдә үткән очрашуларда сез күтәргән мәсьәләләрне хәл итү өчен чаралар планы эшләдек һәм алар буш вәгъдәләр генә булып калмаячак. Россиядә һәм Татарстанда халык көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән программаларны тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләребез бар. Моның өчен безгә бердәм булып һәм бер-беребезгә ярдәм итеп эшләргә генә кирәк. Иң мөһиме барыгыз да исән-имин булыгыз, актив тормыш белән яшәгез, битараф булмагыз!
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев