Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ямурзада – өй туйлары

Бер ел эчендә Ямурзада өч өй туе узды: башлангыч мәктәп бинасы ремонтланды, аның бер өлеше балалар бакчасы буларак ачылды һәм шушы көннәрдә республика программасы кысаларында төзелгән заманча модульле фельдшерлык-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды. Яңа медицина пункты каршында урнашкан, 1951 елдан бирле халыкка хезмәт күрсәткән агач бина, чыннан да, бик тузган инде....

Бер ел эчендә Ямурзада өч өй туе узды: башлангыч мәктәп бинасы ремонтланды, аның бер өлеше балалар бакчасы буларак ачылды һәм шушы көннәрдә республика программасы кысаларында төзелгән заманча модульле фельдшерлык-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды.
Яңа медицина пункты каршында урнашкан, 1951 елдан бирле халыкка хезмәт күрсәткән агач бина, чыннан да, бик тузган инде. "Дөрес, бу бина да газ белән җылытыла, күптән түгел суын да керткән идек. Тик яңа бинадагы хезмәт шартларын андагысы белән чагыштырырлыкмы соң?! Яңа ФАПны шартлы рәвештә өч өлешкә бүләргә була: кабул итү, процедура, гинекология бүлмәләре. Һәр "өлеш" заманча итеп җиһазландырылган. Инструментларны стерильләштерүче махсус шкафлар, процедура өчен яктылык та төшми, тузан да керми торган аерым өстәлләр, электрон үлчәү турында без моңарчы хыяллана гына ала идек. Яшүсмерләрнең буен да моңарчы үзебез ясаган җайланма ярдәмендә генә үлчәдек, әнә хәзергесе нинди уңайлы", - дип сөенә инде 1983 елдан бирле шушы авылларга медицина хезмәте күрсәтүче ФАП мөдире Нәзилә Шәймөхәммәтова. Шуңа ФАП ачылу көнен якынайту өчен бергәләп тырышлык куйганнар. Чаллыдан килгән төзелеш компаниясе бинаны нибары ай ярым вакыт эчендә җыеп куйган. Су кертүне Александр Новокрещенов җитәкчелегендәге "Красный бор коммуналь челтәрләре" җәмгыяте башкарган. Урындагы "Прикамнефть" нефтьчеләр җәмгыяте техника белән ярдәм иткән. Нәзилә ханымның җәмәгате Флүр дә һәрчак кулыннан килгәнчә булышлык күрсәткән. ФАП тирәсен тәртипкә китерүдә авыл халкының да ярдәме зур булган. Шулай да ФАПны сафка бастыруга иң зур өлеш кертүчеләр - янә эшмәкәр Сәхиповлар гаиләсе. Бина тирәли койма тоту өчен материаллар белән тәэмин итүче, машиналап ком һәм балчык китертүче, су кертү эшен ахырына җиткерүче дә - шушы игелекле эшмәкәрләр. Шуңа ФАПны ачу тантанасында алар исеменә рәхмәт сүзе бик күп яңгырады. Гомумән, ярдәм кулын сузган һәркем рәхмәтле булды бу көнне. "Беренче көннән алып ФАП ачылганчы эш барышын ныклы контрольдә тоткан "уң кулым" Ришат Тимеровичка да зур рәхмәт", - диде тантанага килгән район башлыгы Валерий Макаров. "Мондый бинада дәвалау гына түгел, профилактик эш тә тиешле югарылыкта алып барылырга тиеш. Чирне дәвалау түгел, булдырмый калу яхшырак икәнлеген бервакытта да исегездән чыгармагыз", - дигән теләген җиткерде ФАП мөдиренә район үзәк хастаханәсе баш табибы Андрей Шубин. "Кыска гына вакыт эчендә башлангыч мәктәп бинасын ремонтлау, шунда балалар бакчасы ачу, инде бүген заманча ФАП ачылу - ямурзалыларга зур бүләк. Моның өчен авыл халкы район, республика җитәкчеләренә зур рәхмәтле. Салагыш җирлегендә өй туйлары моның белән бетми әле. Яңа елга Уразайда ФАП, клуб, китапханәне берләштергән яңа бина кулланылышка тапшырылачак", - дип шатлыгын уртаклашты Салагыш авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәхриев.
Кызыл тасманы кискәннән соң, халык ФАП эченә үтте. "Бу көнне күптән көттек. Сабыебызның сәламәтлеген күзәтеп тору өчен бөтен мөмкинлекләр бар бит биредә", - диде бинаны карап чыкканнан соң булачак яшь әни Гөлчәчәк Сабирҗанова. "Эчтән дә, тыштан да бик матур, якты. Авырырга язмасын, тик шулай да яңа ФАПка керәсе килеп тора", - дип кушылдылар башкалар да. Тик медицина пунктына авырып түгел, Нәзилә ханымның сәламәтлекне саклау буенча файдалы һәм үтемле киңәшләрен ишетер өчен генә йөрергә язсын иде сезгә, хөрмәтле ямурзалылар.
Дания Абзалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев