Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яңа елны ничек каршыларга?

Бу көннәрдә һәрберебез Яңа ел алды мәшәкатьләре белән мәшгуль. Елан елын ничек матур итеп озатырга да Яңа ел хуҗасын ничек лаеклы итеп каршы алырга? Түбәндәге киңәшләребез бу көннәрдә сезгә ярдәм итәр дип ышанабыз. Яңа елны нинди компаниядә каршылау бик мөһим. Ул - гаилә бәйрәме дисәгез дә, иң якын кешеләрегез янына...

Бу көннәрдә һәрберебез Яңа ел алды мәшәкатьләре белән мәшгуль. Елан елын ничек матур итеп озатырга да Яңа ел хуҗасын ничек лаеклы итеп каршы алырга? Түбәндәге киңәшләребез бу көннәрдә сезгә ярдәм итәр дип ышанабыз.

Яңа елны нинди компаниядә каршылау бик мөһим. Ул - гаилә бәйрәме дисәгез дә, иң якын кешеләрегез янына иң якын дусларыгыз да кушылса, Яңа ел киче һәм төне тагын да күңелле узар. Ат аралашуны ярата, шуңа 2014 елны күңелле компаниядә каршылагыз. 31 декабрь кичендә аш-су бүлмәсендә генә кайнашмагыз, авылларда да, Әгерҗедәдә Чыршы бәйрәмнәренә чыгып күңел ачарга вакыт табыгыз. Яңа ел төнендә хәтта ат кебек кешнәргә дә рөхсәт ителә.

Табынга ниләр куярга?
Атны сөендерү өчен табында алма һәм солы булырга тиеш. Ат үлән яратучы хайван буларак, табынга яшелчә кабымлыклары һәм яшел тәмләткечләр белән бизәлгән салатларны күбрәк куегыз. Табынга ат ите һәм аннан әзерләнгән ризыклар куймагыз.
Өстәлгә зәңгәр йә яшел ашъяулык җәегез. Киләсе елга финанслар чәчәк атсын дисәгез, табынга җөп сандагы ризыклар куегыз. Яңа елга, гадәттә, ун төрле ризык әзерләнә.
Ат елын каршылаганда табында шампан шәрабе генә булса, тагын да яхшырак. Ат спиртлы эчемлек исен өнәп бетерми. Бу кичне аракыдан баш тартсагыз, 1 январь иртәсендә үзегезгә дә җиңелрәк булыр. Үзегез турында ат кебек эчә бу диярлек булмасын.
Табынга икмәк, тоз һәм чиста су куегыз. Алар сәламәтлек һәм бәхет алып килә. Яңа ел табынында әле генә мичтән чыккан камыр ризыяклары да булырга тиеш.
Тагын бер киңәш: Яңа ел курантлары сукканда пычак белән эш итәргә ярамый. Бу бәхетне кисәкләүгә тиң.

Өйне ничек бизәргә?
Ат елының төп символлары -дага һәм шөлдерләр. Даганы ишек өстенә элеп куегыз. Ул йортка бәхет юрый. Өйне зәңгәр ат рәсемнәре, зәңгәр, яшел ялтыравыклар белән бизәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев