Яңа полис алу мәҗбүриме?
Соңгы вакытларда Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина страхованиесе территориаль фондына "иске үрнәктәге полисларны алыштырырга кушалар, 2014 елның 1 январеннан соң алар гамәлдә булмаячак диләр, дөресме бу?" дигән сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр ешайды. Барлык медицина учреждениеләре дә иске үрнәктәге полис буенча хезмәт күрсәтергә тиеш. 2014 елның 1 январеннан соң да яңасына алыштырганчы...
Соңгы вакытларда Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина страхованиесе территориаль фондына "иске үрнәктәге полисларны алыштырырга кушалар, 2014 елның 1 январеннан соң алар гамәлдә булмаячак диләр, дөресме бу?" дигән сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр ешайды.
Барлык медицина учреждениеләре дә иске үрнәктәге полис буенча хезмәт күрсәтергә тиеш. 2014 елның 1 январеннан соң да яңасына алыштырганчы иске полис белән сезгә бушлай медицина хезмәте күрсәтәчәкләр. Шуңа күрә яңа елдан соң иске полис белән медицина ярдәме күрсәтмәячәкләр дип хафага калмагыз. 2011 елның 1 маена кадәр бирелгән полислар даими рәвештә алыштырылачак.
Яңа полис алу кемнәргә мәҗбүри соң?
Яңа туган сабыйларга яки моңа кадәр полис алмаган гражданнарга;
Фамилия, паспорт алыштырганнарга;
Полисы бик нык тузып, яраксыз хәлгә килгәннәргә;
Медицина оешмасын алштырганнарга.
Яңа полис алу өчен Татарстандагы өч страховой медицина оешмасының берсенә гариза язып мөрәҗәгать итәргә кирәк. Балигъ булмаганнарга полис алу өчен ата-аналар яки опекуннар мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Врезка: Бушлай медицина ярдәме яки яңа полис алу буенча сорауларыгыз булса, шалтыратыгыз:
"АК БАРС Мед" страховой компаниясе - 88005000303;
"Чулпан-Мед" - 88002001065;
"Спасение" страховой медицина җәмгыяте;
ТР мәҗбүри медицина страхованиесе территориаль фонды - 88002005151
Россия буенча шалтырату бушлай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев