Янгынга каршы иң яхшы эшләр
ТР Гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министрлык укучылар арасында янгынга каршы темага багышланган иң яхшы рәсем, инша, кулланма сәнгать конкурсы оештырган иде. Әлеге бәйгегә республика мәктәпләреннән 5936 эш кабул ителде. Күптән түгел комиссия җиңүчеләрне ачыклады. Бүләкләнүчеләр арасында безнең районнан да ике укучы бар. 1нче гимназиянең 3 сыйныф укучысы...
ТР Гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министрлык укучылар арасында янгынга каршы темага багышланган иң яхшы рәсем, инша, кулланма сәнгать конкурсы оештырган иде.
Әлеге бәйгегә республика мәктәпләреннән 5936 эш кабул ителде. Күптән түгел комиссия җиңүчеләрне ачыклады. Бүләкләнүчеләр арасында безнең районнан да ике укучы бар. 1нче гимназиянең 3 сыйныф укучысы Лиана Васильева "Поделка" номинациясендә II урын алды. Ә Л.Айтуганов исемендәге Девәтернә урта мәктәбе каршындагы "Тылсымчы" түгәрәге әгъзасе - 7 сыйныф укучысы Лилия Габбасова (рәсемдә) конкурста актив катнашканы өчен билгеләп үтелде.
Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлекчәсе начальнигы Айрат Шәйдуллин, 1 сентябрь - Белем бәйрәмендә кызларны матур җиңүләре белән котлап, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Укучыларга укуларында уңышлар теләде, бәйгеләрдә һәрчак актив катнашырга чакырды. Ә иң мөһиме, ут белән сак эш итүләрен, шырпы белән шаярмаска кирәклеген кисәтте.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 февраль 2021 - 20:00Теш дәвалаганда алты яшьлек малай энә йоткан 29 яшьлек табиб лицензиясез эшләгән6200
-
24 февраль 2021 - 17:00"Олимп" футбол командасы Ижауда узган ярышларда өченче урынны яулады "Матур уйна" турниры узды5200
-
15 февраль 2021 - 09:34Варклед-Бодьяда Пилмән фестивале кунаклар җыйды
-
14 февраль 2021 - 16:30Район җитәкчелеге 100 яшьлек юбилярны котлады
-
24 февраль 2021 - 18:12Нәни әгерҗелеләр район данын Актанышта яклаячакСайлап алу этабы узды6600
-
25 февраль 2021 - 02:21Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.298700
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.49600
-
22 февраль 2021 - 15:32Авызына эт башы капкан бүреләр авыл халкының котын алган Өзгәләп ташлаган38900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика