Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ярсып көтә атлар Сабантуйны

"Сюрприз", "Лоугрин", "Барс", "Резвая", "Рапира", "Флорезель", "Балет" - менә алар елның-елында Әгерҗе Сабан туенда алдынгы урыннарны яулаучы токымлы, ярымтокымлы чабыш атлары. "Алар баскан урыннарында ут уйнаталар", - диләр бу атлар турында. Милли бәйрәмебез - Сабан туе элек-электән үк ат чабышыннан башлана. Әлеге дәртләндергеч, дулкынландыргыч ярышны карарга мәйданга халык һәрвакыт күп...

"Сюрприз", "Лоугрин", "Барс", "Резвая", "Рапира", "Флорезель", "Балет" - менә алар елның-елында Әгерҗе Сабан туенда алдынгы урыннарны яулаучы токымлы, ярымтокымлы чабыш атлары. "Алар баскан урыннарында ут уйнаталар", - диләр бу атлар турында.
Милли бәйрәмебез - Сабан туе элек-электән үк ат чабышыннан башлана. Әлеге дәртләндергеч, дулкынландыргыч ярышны карарга мәйданга халык һәрвакыт күп җыела. "Әйдә!", "Бирешмә!", "Чап!", "Булдырасың!" дигән дәрт өстәүче сүзләр, сызгырулар атларга да, җайдакларга да дәрт өстәми калмыйдыр. Ә район Сабан туенда мәйданны елның-елында кемнәр тота дисезме? Әлбәттә, шәһәребездә Фәнил Латыйпов җитәкчелегендәге ат спорты секциясенә йөрүче кызлар-егетләр.
Биредә хәзер 20 яшүсмер шөгыльләнә. Кайберләре әле беренче елларын гына йөриләр секциягә. Ат өстендә 3-4 еллык тәҗрибәләре булганнары да шактый. Шәһәрдә туып-үскән малайлар-кызларның атлар белән дуслыгы күпләр сокланырлык. Һәрберсе үз аты янына килеп аны сыйпый, ялын тарый, чистарта, иярли... Болар - тренировкага килгәч башкарыла торган көндәлек эшләр. Сабантуй алдыннан биредә шөгыльләнүчеләр "ат аягы кыздыралар". Бәйрәм көнне яраткан атыңа атланып, чабышу юлына чыгу нинди бәхет бит ул аларга! Ә бу бәхет күпләргә елмаймый. Шуңа күрә малайлар-кызларның барысы да Сабан туенда ат чабышында катнашу өчен тырышалар. "Сабан туена кыш айларыннан ук әзерлек башлана. Без атларны һәр көнне кырга йөртергә алып чыгабыз. Бу эшне атнага ике тапкыр балалар башкара", - ди биредә атларны карап-тәрбияләп торучы Рушан Нуриев.
Ә хәзер тренировкалар кырда үтә. Әнә, 3нче мәктәптә 8 сыйныфны тәмамлаган Сабина ГЛАЗЫРИНА "Барс" кушаматлы аты белән катнашырга җыена быелгы Сабантуйда. "Әле ике ел гына шөгыльләнсәм дә, инде уңышларым бар. Мәсәлән, узган ел Иж-Бубый Сабан туенда - III, Яганда - VI, Әгерҗедә VII урын алдым", - ди ул. Әнисе Энҗенең атлар яратуы кызына да күчкән. Һәм ул Сабинага ат спорты секциясенә йөрергә тәкъдим иткән. Бу шөгыльнең авыр булуын яшерми Сабина. "Беренче айларда аяклар, арка сызлаганга чыдап булмый иде", - ди кыз. Хәзер инде күнеккән. "Атлар безне аңлыйлар. Тыңламаганда аларга кычкырырга кирәкми, бик тиз үпкәлиләр. Атлар белән үзеңне тыныч тотарга кирәк. Без генә түгел, чабыш атларыбыз да ярсып көтә Сабантуйны", - ди ул. Тренировка тәмамлангач та, балалар дүртаяклы дуслары яныннан китәргә ашыкмыйлар. Урыннарына кертәләр, тирләрен сөртәләр, аларны яратып туялмыйлар.
Аларны атта курыкмыйча йөрергә, җан-фәрманга чабып бара торган чабышкының билендә егылмыйча, нык утырырга һәм башка нечкәлекләргә тренер Фәнил абыйлары өйрәтә. "Ул бераз кырысрак, әмма бик гадел. Хаталарыбыз булса, шунда ук аларны төзәттерә. Без аңа бик рәхмәтле", - ди Сабина.
Виктор ВОТЯКОВ та - көн саен биредә. "Узган елгы Сабан туенда җиңүемне быел тагын кабатлыйсым килә", - ди ул. Һәр елны милли бәйрәмдә призлы урыннар алучы бу егет, 2011 елда I урынны яулап, "ЖилЭнергоСервис" ширкәтеннән компьютер белән бүләкләнгәч, үзенә канатлар үскәндәй була. "Бу - минем өчен бик кадерле бүләк", - ди ул. Узган ел Сабан туенда Яңавыл, Чаллы, Иж-Бубыйда да беренчелекне беркемгә бирмәгән Витя. Быел да чиста токымлы "Лоугрин"ында узган елгы җиңүен кабатлау теләге белән яна ул. Әтисе Александрның Бурятиядә яшәгәндә атлар белән төшкән фотосурәтен күргәннән соң, кызыгып әлеге секциягә килгән Витя бу юлны сайлавына беркайчан да үкенми. Хәзер Ижауда техникумда белем алса да, ял көннәрендә ашкынып бирегә килә ул.
Ләйсән БАҺАВИЕВА - 4 сыйныфтан бирле ат өстендә. Узган ел милли бәйрәмдә биредәге иң өлкән - 28 яшьлек "Сюрприз" белән V урын алган ул. Быел призлы урын алу теләге зур. "Сюрприз" - Сабантуйны иң көтеп алучы атларның берсе. Бер елны аны картайды, бер күзе дә начар күрә дип мәйданга алып чыкмаска уйлаган идек. Аның күз яшьләре белән елаганын күргәч, бәйгедә катнаштырмыйча булдыра алмадык. Әле ул башкаларга бирешергә теләми. Һәрвакыт алдынгы урыннарда килә. Ә ярыштан канатланып кайта", - ди Рушан.
10-12 июньдә авылларда, район үзәгендә Сабан туйлары. Халык ат чабышын түземсезлек белән көтә. Сары футболка, кара чалбар, каска кигән, кулларына камчы тоткан егет-кызларны күргәч, болар кайдан икән дип аптырамагыз. Алар - ат спорты секциясендә шөгыльләнүчеләр. 2,5 километр араны күз ачып йомганчы узып, финишка беренче булып килү теләге белән яналар алар. "Шәкертләремә Сабан туенда уңышлар телим. Көндәшләрен җиңәргә насыйп булсын аларга", - ди тренерлары Фәнил Латыйпов.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев