Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ява карлар....

Кар-бураннары белән җиһанга кыш килде. Үз хуҗалыгы белән яшәүче һәркем иртән тору белән кар яумады микән дип тәрәзәгә күз сала. Эшкә киткәнче ишегалдын, капка төбен кардан чистартып өлгерергә кирәк. Ә менә күпкатлы йортлардагы фатирларда яшәүчеләрнең кар көрәү мәшәкате юк... Алар иртән эшкә барырга чыкканда подъезд төбе, ишегалды кардан чистартылган була...

Кар-бураннары белән җиһанга кыш килде. Үз хуҗалыгы белән яшәүче һәркем иртән тору белән кар яумады микән дип тәрәзәгә күз сала. Эшкә киткәнче ишегалдын, капка төбен кардан чистартып өлгерергә кирәк. Ә менә күпкатлы йортлардагы фатирларда яшәүчеләрнең кар көрәү мәшәкате юк... Алар иртән эшкә барырга чыкканда подъезд төбе, ишегалды кардан чистартылган була инде.
"Чиста ишегалды" кар белән көрәшә

2006 елда Әгерҗедә эшмәкәр Рамазан Тасимов "Чиста ишегалды" оешмасы төзегәч, үзегез дә сизәсездер, күпфатирлы йортлар ишегалларында тәртип-чисталык күзгә ташлана. Елның кайсы гына фасылы булмасын, иртәнге бишләрдә кулларына эш кораллары тоткан ишегалды җыештыручыларны күрергә мөмкин. Бу оешмадагы 15 җыештыручы шәһәрдәге 113 күпфатирлы йорт ишегалларына хезмәт күрсәтә. Аларга көнсаен 206,5 мең квадрат метр мәйдан чистартырга туры килә. Ишегалды җыештыручыларның эш көне иртәнге сәгать 5тән көндезге 3кә кадәр. "Әмма кышын кар-буранлы көннәрдә безнең эшчеләргә ял да, бәйрәм дә юк. Кар ява икән, ял көнендә дә, бәйрәмдә дә алар эш урынында булырга тиеш. Бу - алар өчен закон", ди Рамазан Тасимов. Ишегалды җыештыручылар арасында үз хезмәтләренә намус белән караучылар байтак. Җитәкчеләре Рая Кутлукаева, Рауль Әхмәдуллин, Геннадий Городилов, Александр Касихин, Асия Садретдинова, Римма Зөбәерова кебек уңганнарны мактап телгә алды. Алар хезмәт күрсәтә торган йорт ларда яшәүчеләрдән рәхмәт ишетү бик күңелле", ди "Чиста ишегалды" җитәкчесе. Әмма ишегалды җыештыручыларның фатир хуҗаларына ризасызлыгы бар. Фатирындагы чүп-чарын пакетка салып, якындагы контейнерга илтү урынына, аны ишегалдында ташлап калдыралар йә подъезд янындагы урнага ташлап китәләр. Алай гына да түгел. Чүп тутырылган пакетны оятсызларча тәрәзәдән йә балконнан гына урамга ыргытучылар "Урам җыештыручы ташлар әле, аңа акча түлибез бит", дип саныйлардыр инде. "Бу эшкә хэтта эшсезләр дә атлыгып тормыйлар. Чөнки хезмәтләре тынгысыз, артларыннан ук чүпләп китүләрен, балконнан чүп ыргытуларын күреп, алар гарьләнәләр, кәефләре кырыла. Мондый оятсызларга кисәтү ясасаң, ишетмәгәнеңне ишеттерәләр. Ишегалды җыештыручыларның хезмәтен хөрмәт итсеннәр иде. Җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә генә чисталык тотып була бит", ди Рамазан Тасимов.
Машинаң комачауламыймы?
Әле монысы баласы гына... Кышын күпфатирлы йорт ишегалларын чистартуда бихисап автомобильләр аеруча зур комачаулык тудыра аларга. "Кыш җитү белән ишегалларындагы машиналар - безнең өчен чын баш бәласе ул", ди уфтанып әлеге оешма җитәкчесе. Чыннан да кичләрен биш катлы йорт ишегалдына күз ташласаң, алар махсус автотукталышны хәтерләтә. Ә "Чиста ишегалды"ның тракторлары кар яуган төннәрдә иртәнге сәгать өчтә үк ишегалларын чистартырга чыгалар. Төнгә подъезд төпләренә куелган машиналар кар чистартучы тракторларга эшләргә һич мөмкинлек бирмиләр. Нәтиҗәдә бу тракторлар ишегалдын чистарта алмыйча китәргә, иртән машиналарны алгач кына кире килергә мәҗбүр булалар. Ә иртән эшкә баручылар ишегалды чистартылмаган, дип "Чиста ишегалды" хуҗасын сүгәләр. Ә кайбер ишегалларында машиналарын кышкы саклауга кар астында ук калдыручылар да бар. "Мондый битараф автомобиль хуҗаларын штрафка тартып, машиналарын эвакуатор белән алып китәчәкбез", дип кисәттеләр кышка техникасын кар көртләре астында калдыручыларны ЮХИДИ хезмәтендә.
...Урамда ишеп-ишеп кар ява. Без әле изрәп йоклаганда таң белән ишегалларыбызны кардан чистартучыларның хезмәтен хөрмәт итик, җәмәгать. "Машиналарыгызны да кар чистартучы тракторга мөмкинлек булган кадәр комачауламаслык итеп куйсагыз иде", дип мөрәҗәгать итә "Чиста ишегалды" хуҗасы Рамазан Тасимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев