Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Егет яуда сынала

    2011 елның 2 июнь төнен Әгерҗе халкы бик озак оныта алмас әле. Пугачево бистәсендәге хәрби арсеналда булган коточкыч шартлауларга иртәгә бер ел була. Ул төнне шәһәрдәге мәхшәрне искә төшерсәк, әле дә тәннәр чемердәп куя. ...Көчле шартлаулардан куркып, йокысыннан сикереп торып, өстенә нәрсә туры килә шуны эләктереп, өеннән, фатирыннан урамга сибелгән,...

    2011 елның 2 июнь төнен Әгерҗе халкы бик озак оныта алмас әле. Пугачево бистәсендәге хәрби арсеналда булган коточкыч шартлауларга иртәгә бер ел була. Ул төнне шәһәрдәге мәхшәрне искә төшерсәк, әле дә тәннәр чемердәп куя.
    ...Көчле шартлаулардан куркып, йокысыннан сикереп торып, өстенә нәрсә туры килә шуны эләктереп, өеннән, фатирыннан урамга сибелгән, баласын кочаклап, карт әти-әнисен җитәкләп, Иж-Бубый, Имәнлек, Бөгрә ягына йөгергән халык... К.Маркс урамы буйлап тезелгән очы-кырые күренмәгән машиналар колоннасы, "пробкалар", сугыштан соңгы кебек пыялалары коелган тәрәзәләр, көчле удар белән алып атылган түбәләр, ишекләр, фатирларда җимерелгән стеналар... Барысы да - бүгенгедәй күз алдында. Сер түгел, күбебез тизрәк бу мәхшәрдән чыгып качу ягын карады. Шул ук вакытта үз тормышы турында уйлап та карамыйча, якыннарын тизрәк шәһәрдән алып чыгып китү турында башына да китермичә, эш урыныннан китмәгән, хәтта әлеге коточкыч шартлауларның эченә барып кергән һәм үлем белән яшәү арасында калган якташларыбыз да булды. Шундый батыр ир-егетләрнең берсе - Әгерҗе янгын сүндерү частеның бүлекчә начальнигы Рамил ИСМЬГЫЙЛЕВ белән шул төнне искә төшереп утырдык.
    - Рамил, белүемчә, син ул төнне эштә булгансың. Хәрби кораллар саклана торган складлардагы шартлауларның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген сиңа сөйләп торасы юк инде. Турыдан-туры үлем куркынычы булган ут эченә ничек барып кердең? Әллә өстән әмер каты булдымы?
    - Югарыдан, ягъни Казаннан безгә хәрби складлардагы янгынны сүндерергә барырга дигән әмер булмады. Чөнки бу шартлаулар эченә барып керүнең үлемгә бару белән тиңлеген без соңыннан гына аңладык. Хәтта Ижаудан да янгын сүндерүчеләр килмәгән иде. Әгерҗе халкы шәһәрдән качканда без, җиде хезмәттәш, төнге 12дә Пугачевога юл тоттык. Җитәкчебез Рәшид Мастикаев: "Егетләр, Пугачевода 10 меңгә якын халык - ут эчендә. Хәрби складлардагы янгынны сез генә туктата алмассыз, ләкин бистә халкын булса да коткарырга кирәк", - дигәч беребезнең дә башында каршы килү уе булмады да. Без бит - янгын сүндерүчеләр генә түгел, коткаручылар да. Бәлага юлыккан кешеләргә иң беренче ярдәмгә килү - төп бурычыбыз. Бу - матур сүзләр генә түгел, чынбарлыкта да шулай.
    - Сез бит анда Пугачево халкын коткару гына түгел, хәрби частьта дөрләп яна торган складларның, шартлауларның эченә барып кергәнсез. Әйтергә дә куркыныч бит...
    - Безгә хәрби частьның контроль-пропуск пунктында пароховой складларны сакларга куштылар. Андый хәлиткеч минутларда курку, үлем турында уйламыйсың ул. Бөтен тирә-якны ут чолгап алган, бертуктаусыз снарядлар шартлый... Без складка су сиптерәбез. Шулвакыт бик көчле шартлау җидебезне җиде якка очырды. Барыбыз да көчле контузия алдык. Кемнеңдер колагыннан, кемнеңдер борыныннан кан ага... Складларга су сибүнең файдасыз икәнлеген аңлап алгач, җитәкчебез Илдар Исмәгыйлев "чигенергә!"дигән әмер бирде. Әмма без шунда ук Әгерҗегә кайтып китмәдек. Поселокта калган халыкны алып чыгуда ярдәм итәргә кирәк иде. Бу вакытка күбесе китеп бетә язган. Шулай да безнең егетләр йөри алмаучы ике әбине, ике солдатны бу мәхшәр эченнән алып чыктылар. Мин моны әллә нинди зур батырлык дип санамыйм. Без фәкать үз бурычыбызны үтәдек. Дөрес, анда булган һәр мизгелдә безне үлем саклап торганлыгын без соңыннан гына аңладык. Шөкер, исән калдык. Әгерҗедәге хәл турында Казандагы министрлыгыбызга отчет биргәндә Рәшид Сәедовичтан: "Сез ничек хезмәттәшләрегезне ут эченә - үлемгә җибәрә алдыгыз?! Алар аннан исән кайта алырлармы?" - дип сораганнар. Ижаудагы коллегалар да безнең бертуктаусыз көчле шартлаулар барган хәрби арсеналның үзенә барып керүебезгә башта ышанмадылар.
    - Ә Әгерҗедә калган гаиләләрегез... Алар сезнең ут эченә китүегез турында белдеме?
    - Каян белсеннәр инде... Дөресен әйтим, гаиләләребез, якыннарыбыз турындагы уй башка да кермәде. Алар төн уртасында шәһәрдән чыгып китә алганнармы, кайда урнашканнар, йортларыбыз исәнме?.. Бу турыда Әгерҗегә кайтып кергәч һәм андагы ватык тәрәзәләрне, урамда аунап ятучы бала коляскаларын күргәч кенә искә төште. Әнием Гөлзирә, Кадыбаштагы Сания әбием, хатыным Илсөяр, кызым Зилә һәм башка туганнарымның минем өчен ничек ут йотканнарын мин хәзер бик яхшы аңлыйм. Мин алар белән өч көннән соң гына очраштым. Чөнки без өч тәүлек үз постыбыздан китмәдек, шәһәрдәге берничә янгынны сүндерергә бардык. Әнием мине кочаклап, исән калуыма шатланып елаганда үземнең дә күңелем тулды.
    - Менә шундый тетрәндергеч хәлләрдән соң бу бик куркыныч эштән китәргә кирәк дигән уй башыгызга килмәдеме?
    - Һич тә юк. Әйе, янгын сүндерүче, коткаручы булып куркак, иң элек үзенең гомере турын да уйлаган кеше эшли алмый. Теләсә нинди янгын вакытында үлем сагалап торырга мөмкин бит безне. Әле беркөнне генә Красная урамында яна торган йорт эчендә бала булырга мөмкин дигән хәбәр ишеткәч, ут эченә кереп китәргә туры килде. Мондый очраклар еш була безнең эштә. Хезмәттәшләремнең барысы да - бәлага юлыкканнарны коткару өчен үз гомерләрен куркыныч астына куеп, утка-суга керергә әзер кыю, батыр егетләр. Җитәкчебез Рәшид Сәедович исә барыбыз турында да кайгыртучан, таләпчән чын ата кебек. Шундый коллективта эшләвем белән бәхетле һәм горурланам мин.
    Редакциядән: хәрби арсеналдагы гадәттән тыш хәлләрдә күрсәткән батырлыклары өчен РФ Президенты Указы белән бүләкләнүче җиде янгын сүндерү хезмәткәре арасында Рамил Исмәгыйлев та бар иде. Күптән түгел "Коткарган өчен" медален аңа МЧСның Татарстандагы министры Марат Хәбибуллин ташырды (рәсемдә). Еллар узгач та бу олы бүләк 2011 елның 2 июнендәге куркыныч төндә Рамилнең күрсәткән батырлыгы турында хәтерләтеп торыр әле.
    Рәмзия Зарипова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: