Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Егетләр балык үрчетә

    "Ходай насыйп итсә, киләсе елга район халкын карп балыгы белән тәэмин итәчәкбез. Чөгә (стерлядь), форель башка затлы балыклар үрчетү теләге дә бар", - ди Иске Эсләк авылы янында буа ясап балык үрчетүгә алынган эшмәкәр Рамил КАМАЛОВ. Бизнесның бу төре Камадан йә Иждан балык тотып сату гына түгел инде. Балык үрчетүдән...

    Реклама

    "Ходай насыйп итсә, киләсе елга район халкын карп балыгы белән тәэмин итәчәкбез. Чөгә (стерлядь), форель башка затлы балыклар үрчетү теләге дә бар", - ди Иске Эсләк авылы янында буа ясап балык үрчетүгә алынган эшмәкәр Рамил КАМАЛОВ.
    Бизнесның бу төре Камадан йә Иждан балык тотып сату гына түгел инде. Балык үрчетүдән табыш алганчы җиде кат тир түгәргә кирәклеген үз күзләребез белән күреп кайттык.
    Камаловлар үстергән беренче балыкларны Әгерҗедә көзге ярминкәгә килүчеләрнең бик азы гына авыз итеп калырга өлгерде. "Беренче тапкыр 150, икенчесендә 200 кило гына алып килгән идек шул. Берничә минут эчендә алып бетерделәр. Чиратта торып та балык җитмәгәннәр "кеше котыртып йөрисез инде", дип сүгеп тә аттылар әле", - ди Рамил.
    Балык үрчетү - районда гына түгел, Татарстанда бизнесның яңа төре. Шуңа күрә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та Әгерҗедә бу эшне башлап җибәргән Камаловлар белән кызыксынып, алар белән очрашып сөйләшергә теләк белдергән. Ә аның урынбасары Нәҗип Хәҗипов җәен егетләрнең эше белән якыннан танышып, аларның башлангычын хуплап киткән.
    Районда соңгы елларда эшмәкәрләр нинди генә эшчәнлеккә алынмадылар. Әмма балык үстерүгә алынучы кыю, тәвәккәл егетләр - әлегә Камаловлар гына. Рамил - Сарапул егете. Азык-төлек сәнәгате техникумын тәмамлаган. 7 ел Төньяк флотта су асты көймәсендә хезмәт иткән. Хатынының энесе балыкчылык белән шөгыльләнергә тәкъдим иткәч, проектларын күрсәткәч, Рамил дә кызыксынып китә. Хатынының әтисе тумышы белән Иске Эсләктән. Шуңа күрә бу эшне шушы якларда буп-буш җирдә башлап җибәрергә карар кылалар. Воткинск районындагы Пихтовка, Башкортстандагы Карман балык үрчетү предприятиеләренең эш тәҗрибәсен җентекләп өйрәнәләр. Бу төр эшчәнлекнең нечкәлекләрен хәтта Төмәнгә барып өйрәнеп кайта Рамил. Иске Эсләктән читтә скважина казыйлар, дамба ясыйлар, чокырлы җирдә беренче буа барлыкка килә. Пихтовкадан 300әр граммлы балыклар алып кайтып буага җибәрәләр. Сентябрь аена бу балыклар 1,5-1,7 килога җитәләр. Менә шул беренче уңышны көзге ярминкәгә алып килгән иде инде эшмәкәр.
    Яшь эшмәкәрнең планнары зурдан. "Без әлегә - крестьян-фермер хуҗалыгы. Ә киләчәктә "Био-продукт" компаниясе итеп үзгәртергә, эшчәнлекне тагын да киңәйтергә ниятләп торабыз. Биредә балык үрчетү өчен дүрт буа булачак. Шушы көннәрдә ангар төзи башлыйбыз. Хыялыбыз - ябык бассейнда төрле балыклар үрчетү, аларны эшкәртү өчен заманча җиһазлар алып балык продукциясе җитештерү. Һәвәскәр балыкчылар өчен балык тотып, культуралы ял итү урыннары булдыру турында да уйланабыз. Министр Марат Готович үзе безнең планнар белән кызыксынгач, дәүләт һәм район җитәкчелеге ярдәменнән ташламас дип өметләнәбез", - ди Рамил. Район башкарма комитеты җиткәчесе Валерий Макаров та егетләрнең бу зур эшкә алынуларын хуплаган һәм ярдәм итәргә ышандырган.
    Гаиләләре Сарапулда булса да, җәй буе да, хәзер дә көне-төне шушында мәш килә эшмәкәр һәм аның якыннары. Йорт төзеп куйганнар, электр энергиясе үткәрү өчен баганалар урнаштырганнар, икенче буа да әзер инде. "Кышны гына исән-имин чыксын балыкларыбыз. Май аеннан район халкын карп белән тәэмин итә башлаячакбыз", - ди Рамил Камалов. Мондый тәвәккәл, кыенлыклар алдында куркып калмый торган егетләр булганда киләчәктә карп, чөгә балыкларын гына түгел, икраның да үзебездә җитештерелгәнен ашый башларбыз әле.
    Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: