Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ярдәм кирәк

    Авырлык килгәндә башкаларга ярдәм итү, кеше хәлен җиңеләйтергә тырышу - татар халкына хас иң күркәм сыйфат. Салагыш авылында яшәүче 42 яшьлек ике бала анасы Гөлүсә Минһаҗеваның хәлен бераз җиңеләйтү өчен, әйдәгез, бергәләп аңа ярдәм кулын сузыйк. Гөлүсәгә табиблар яман шеш авыруы диагнозы куйганнар. Бу каты авыруга каршы кулланыла һәм бушлай...

    Авырлык килгәндә башкаларга ярдәм итү, кеше хәлен җиңеләйтергә тырышу - татар халкына хас иң күркәм сыйфат. Салагыш авылында яшәүче 42 яшьлек ике бала анасы Гөлүсә Минһаҗеваның хәлен бераз җиңеләйтү өчен, әйдәгез, бергәләп аңа ярдәм кулын сузыйк.
    Гөлүсәгә табиблар яман шеш авыруы диагнозы куйганнар. Бу каты авыруга каршы кулланыла һәм бушлай бирелә торган традицион препаратлар аның хәлен бер дә җиңеләйтми. Республика клиник хастаханәсендәге дәвалаучы табиб-гематологы якташыбызга бер упаковкасы 250 мең сум торучы дару тәкъдим иткән. Бу препаратны Гөлүсәгә көнсаен кулланырга кирәк. Әлеге препарат онкологик авыруларга бушлай бирелә торган дарулар исемлегендә юк. Авылда яшәүче гаиләнең мондый кыйммәтле даруны сатып алырга акчасы юк, әлбәттә.
    Хөрмәтле райондашлар, җитәкчеләр, эшмәкәрләр, тамчылардан күл җыела, диләр бит. Әйдәгез, Гөлүсә Минһаҗевага бергәләп кулдан килгәнчә ярдәм итик. Кеше кайгысына битараф булмыйк. Гөлүсәнең дә бик тә яшисе килә бит. Хәбәрләшү өчен аның телефоны 89179241897.
    Акчаларыгызны түбәндәге исәп-хисап счетына күчерә аласыз:
    Р.сч. 42307810262418500466/48 в ОКВКУ 4690/085 Елабужское отделение СБ РФ.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: