Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яшь гомерләр юлда өзелә

2012 елның 8 аенда район юлларында ике кешенең гомере фаҗигале төстә өзелгән булса, быелның 8 аенда 10 кеше һәлак булды. Иң күп аварияләр июль аена туры килә. - Һәлак булучыларның сигезе, тән җәрәхәтләре алучыларның тугызы - Казан, Чаллы, Ижау, Менделеев шәһәрләреннән. Районыбыз машина йөртүчеләре тарафыннан да 26 авария ясалды һәм...

2012 елның 8 аенда район юлларында ике кешенең гомере фаҗигале төстә өзелгән булса, быелның 8 аенда 10 кеше һәлак булды. Иң күп аварияләр июль аена туры килә.

- Һәлак булучыларның сигезе, тән җәрәхәтләре алучыларның тугызы - Казан, Чаллы, Ижау, Менделеев шәһәрләреннән. Районыбыз машина йөртүчеләре тарафыннан да 26 авария ясалды һәм аларда 2 кеше һәлак булды, 32се яраланды, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов.
Бигрәк тә җәйге айларда юл фаҗигаләре күп булуы белән истә калды. Беренче мәет Җиңү бәйрәмендә Кадыбаштагы фаҗигадә булды. Анда 24 яшьлек машина йөртүченең гомере өзелде. Менә шуннан соң башланды да инде район юлларында җанөшеткеч аварияләр. Хәтта көненә ике мәет булган очраклар да теркәлгән ЮХИДИ бүлекчәсендә. Иске Чекалда борылышында районга Казаннан командировкага килүче ике яшь нефтьченең югары тизлектә каршы якка чыгып КамАЗга бәрелүләре һәм машина эчендә үк янып үлүләре бөтенебезне тетрәндергән иде.
Юллардагы аварияләрнең төп сәбәбе тизлекне арттыруда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуда дип саный Олег Капилов. Быел гына да фото-видеофиксация приборы тизлекне арттыру буенча районда 9 мең очракны теркәгән.
- Бигрәк тә ир-егетләр ашыгалар, куалар. Һәм шуның белән үзләрен, машинадагы башкаларны да үлемгә якынайталар. Текә борылышларда тизлекне киметмичә каршы якка очып чыгулары еш кына үлем белән тәмамлана. Кичкетаң янындагы борылыш аеруча куркыныч урыннардан санала. Андагы аварияләрдә кемнәрнең генә гомере өзелмәде инде?! Ләкин иң куркыныч урын икәнен белә торып та машина йөртүче яшьләр арасында монда югары тизлекне киметмәүчеләрне еш очратырга туры килә, - ди баш гаишник.
Юллардагы чокыр-чакырлар авариягә китерә диючеләр булса да, юлларны көзге кебек итеп ремонтлагач, кайберәүләр тигез юлда тизлекне киметү турында оныталар, җәяүлеләр чыга торган урынга да игътибар итмиләр.
- Әнә, шәһәребездә К.Маркс урамындагы юлны ремонтлагач җәяүлеләр чыга торган урында ук тизлекне киметмичә килгән машина ике җәяүлене бәреп китте, - ди Олег Капилов.
Эчкән килеш руль артына утыру да еш кына юлларда һәлакәткә китерә. 1 сентябрьдән штрафлар саллы гына артса да кайберәүләр моңа төкереп кенә карый, ахры. Быел гына да исерек хәлдә машинага утырган 198 йөртүчене гаишниклар туктаткан.
- 30 мең штраф салу һәм 1,5-2 елга правадан колак кагу турында ишеткәч айнып киткәндәй булалар. Шунысы гыйбрәтле, штрафлар арткач эчкән хәлдә руль артында эләккән беренче машина йөртүче хатын-кыз булды, - ди әңгәмәдәшем.
Балаларына махсус креслолар алмыйча кагыйдә бозучылар да очрап тора юлларда. Кресло сатып алырга 2 мең сумыңны кызгансаң, 3 мең штраф түлисең хәзер, диләр ЮХИДИ инспекторлары. Куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен дә штраф бер мең сумга күтәрелде.
- Кайберәүләр бу каеш инспекторга кирәк дип саный. Ләкин күп очракта менә шул каешны эләктермәү үлемгә китерә дә инде. Быел аварияләрдә һәлак булган 8 кеше куркынычсызлык каешын эләктергән булса, исән дә калган булыр иде, - ди Олег Капилов.
Ләкин бу турыда соңлап кына уйланабыз шул. Бүген юлларда куркыныч икәнлеге беребезгә дә сер түгел. Үзең кагыйдәләрне төгәл үтәргә тырышсаң да каршыңа очып керергә мөмкиннәр. Юлларда бер-береңне хөрмәт итү югалып бара. Хәтта юл бирмәгән өчен үтергәнче кыйнап китү очраклары турында да сөйләп торалар. Ләкин ничек кенә куркыныч булса да машинага утырып чыгып китәбез. Руль артына утыргансың икән, сине өйдә иң якын кешеләреңнең өзелеп көтеп торулары турында онытма һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтә. Хәерле имин юллар барчагызга да!
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев