Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яшь урманчылар министр белән очрашты

Узган атнада республика мәгариф хезмәткәрләренең Арчада узган киңәшмәсендә "Кичке Таң" заказнигы җитәкчелеге белән берлектә Сарсак-Омга лицееның "Яшел армия" урманчылыгы яшь урманчылары да катнаштылар. Алар бу көнне Татарстан урман хуҗалыгы министры Наил Мәһәдиев һәм республиканың башка җитәкчеләре белән дә очраштылар. Сарсак-Омга яшь урманчылары Галина Васильева җитәкчелегендә 1997 елдан бирле туган авылларының...

Узган атнада республика мәгариф хезмәткәрләренең Арчада узган киңәшмәсендә "Кичке Таң" заказнигы җитәкчелеге белән берлектә Сарсак-Омга лицееның "Яшел армия" урманчылыгы яшь урманчылары да катнаштылар. Алар бу көнне Татарстан урман хуҗалыгы министры Наил Мәһәдиев һәм республиканың башка җитәкчеләре белән дә очраштылар.
Сарсак-Омга яшь урманчылары Галина Васильева җитәкчелегендә 1997 елдан бирле туган авылларының Кызыл китабын төзү белән шөгыльләнәләр. Яшь урманчылар үз эшчәнлекләре турында министрга да сөйләделәр. Алар, министрның сорауларына да тулы җаваплар биреп, белемнәрен, чын табигать сакчылары булып үсүләрен күрсәттеләр. Район башлыгы Валерий Макаров та, Арча җирендә районыбызның яшь урманчылары белән очрашып, туган як табигатен саклауга зур өлеш кертүче мондый яшь буын үсүе белән гоурлануын белдерде.
"Кичке Таң" заказнигы хезмәткәрләре һәм укучылар әзерләгән күргәзмәдәге берсеннән-берсе матур кош ояларын җитәкчеләр аеруча кызыксынып карадылар. Наил Мәһәдиев быел гына да 497 кош оясы ясап, канатлы дусларыбызны сөендергән өчен Әгерҗе районы мәктәпләре укучыларына олы рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев