Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яшәү көчен җирдән алалар

Әгерҗедә гомер кичерүче бертуган Илшат һәм Илнур МӨСТӘХИМОВлар белән аралашканда күңелдән "мондый тырыш җир уллары тагын кайда бар микән? Афәрин, егетләр!" дигән уй китмәде. Без очрашкан көнне алар басуда соңгы гектарларда арпа суктыралар иде. Килгәнебезне күреп алып, Илшат тиз генә комбайннан төште дә, майга буялып беткән бит-кулларын юа башлады. Маңгаеннан...

Әгерҗедә гомер кичерүче бертуган Илшат һәм Илнур МӨСТӘХИМОВлар белән аралашканда күңелдән "мондый тырыш җир уллары тагын кайда бар микән? Афәрин, егетләр!" дигән уй китмәде.
Без очрашкан көнне алар басуда соңгы гектарларда арпа суктыралар иде. Килгәнебезне күреп алып, Илшат тиз генә комбайннан төште дә, майга буялып беткән бит-кулларын юа башлады. Маңгаеннан елгадай аккан тирне күреп күңелгә, ирексездән, "менә ничек тир түгеп үстерәләр егетләр икмәкне" дигән уй килде. Уемны сизгәндәй: "Кондиционерлы чит ил комбайны түгел инде бу. Без аны металлоломнан үзебез җыйдык", - дип куйды ул. "Тик без киләсе елда кырга яңа комбайн белән чыгу турында хыялланабыз. Дөрес, чит ил комбайнын ук алып булмас, шулай да үзебездә эшләнгән яңа комбайнга мөмкинлегебез җитәр", - диделәр бертуганнар. Бер-берсен бүлә-бүлә сөйләгәндә, шәһәр егетләренең ничек чын җир улларына әйләнүләре дә күз алдына килеп басты.
Тырыш хезмәт бушка китми
Илнур ИжГТУда инженер белгечлеге алган, Илшат Әгерҗенең 105нче һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң ИжГТУ каршында техникумда укыган. Кем әйтмешли, менә дигән итеп көн күрердәй һөнәргә ия алар. Тик гомере буе Әгерҗедә җаваплы урыннарда эшләгән әтиләре Рафаил ага аларга бөтенләй башка юнәлештә үз эшләрен башлап җибәрергә киңәш биргәч, уйланып калалар егетләр. "Минем балачагым Исәнбайда узды. Анда 92 яшьлек Газиз бабабыз яши. 9 яшемнән Исәнбайның данлыклы комбайнчысы, туганым Зәниф абый Гыйльфановның ярдәмчесе булып эшли башладым. Игенче хезмәтенә мәхәббәтем менә шуннан киләдер", - ди Илшат. Шуңа әтисенең бу сүзләре битараф калдырмый аны. "Җир ашлаганны, тәрбияләгәнне сизә ул. Тырыш хезмәтегез бушка китмәс", - дигән сүзләре егетләрнең икеләнүләренә нокта куя. "Үз эшебезне башлап җибәргәндә күп кенә авырлыклар белән очрашырга туры килде, әлбәттә. Әле ярый, алтынга тиң киңәшләрен бирердәй кешеләр күп тирә-ягыбызда", - диләр егетләр. Иген үстерү серләре белән теләп уртаклашкан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Рөстәм Шәриповка, техника нечкәлекләренә төшендергән ТР Дәүләт күзәтчелегенең Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы, туганнары Фәрит Гыйльфановка зур рәхмәтле алар. "Ямурзадан Сәхиповлар, Кырындыдан Закировлар, "Сарсак-Омга" җәмгыяте җитәкчесе Рәзиф Харисов, Кукмарадан туганнарыбыз эшли башлаган елны чәчүлек орлык белән ярдәм иттеләр", - ди Илнур. Менә шулай күпләрнең ярдәменә сөенеп, 2009 елны Әгерҗедә 121 гектар җирне арендага алалар егетләр. Шуның 30 гектарына көзен арыш, язын 40 гектарына арпа чәчәләр. Тик 2010 елны корылык аркасында иген уңышы бик түбән булды бит. "Безнең дә арпа бик кыска булып үсте. Аны башта көч-хәл белән комбайн ярдәмендә урдык. Аннан бөтен туганнар җыелып, кул тырмасы белән эзләргә салдык. Шуннан комбайн белән суктырдык", - дип сөйләгәндә, үҗәтлекләренә сокланмый булмый. Ул чакта алар эшмәкәр итеп теркәлергә дә өлгермәгән булалар. Шуңа күрә хөкүмәттән субсидия дә эләкми егетләргә. Тик алар ярты юлда туктап кала торганнардан түгел. Әтиләре дә төшенкенлеккә бирелергә юл куймый. "Быел булмаган икән, димәк, алдагы елда булыр", - дип дәртләндерә улларын. Чыннан да, 2011 елгы мул уңыш иңнәренә канатлар куя аларның.
Уңыш яхшы - кәеф күтәренке
Быелгы уңыштан да канәгать егетләр: гектарыннан уртача 15 центнер чыккан. "Арышыбыз уңды быел. Кышкы карсызлык һәм көчле салкыннар аркасында күп кенә хуҗалыкларда көзен чәчкән арышны кабат чәчәргә туры килсә, без бер генә гектарны да югалтмадык. Биек булып үскән, башаклары тулышкан арышны сукканда "комбайн ватылмаса ярар иде" дип курыктык та әле", - диләр. Бүгенге көндә 130 гектар мәйданнан артык җирләре бар аларның, шуның 48 гектарына арыш, 68 гектарына арпа, 15 гектарына күпьеллык үлән чәчкән булганнар. Моның өстенә, 30 гектардан артык болынны арендалыйлар, шуннан 400ләп рулон печән әзерләгәннәр. "Узган ел ашлык, печән, салам сатуда бернинди проблема булмаган иде, быел сату авыррак бара. Әллә кеше малын сатып бетергән, әллә башка сәбәп", - диләр аптырап. Өч ел эчендә җирдә эшләр өчен бар төр техникаларын да булдырганнар: трактор, тырма, чәчкеч, сука, комбайн, печән кысу җайланмасы... Кайсысын сатып алганнар, кайберсен үзләре җыйганнар. "Киләчәктә җир мәйданнарын арттырсак, техника санын да арттырырга кирәк булачак", - дип планлаштыралар. Эшче көчләргә кытлык булуына да зарланып алдылар егетләр. "Ни кызганыч, халык физик хезмәттән бизеп бара хәзер. Эшсез йөрсәләр йөриләр, әмма эшләргә ризалашмыйлар. Югыйсә, без тырышып эшләүчеләргә тиешле хезмәт хакын да түләргә әзер", - диләр. Мари егете, дуслары Сергей Юмакаевны мактап туя алмыйлар. Әнә, быел да кырдагы барлык эшне өчәүләп башкарганнар. Чәчү, урып-җыю чорында иртә таңнан алып караңгы төшкәнче басуда алар. Әтиләре көненә ике тапкыр кайнар ашны басуга ук китергән. Яратып, "безнең командир" дип йөртәләр алар әтиләрен. Ә менә әниләре Хәнифә апага тәмле ашлар пешереп сыйлаганы өчен рәхмәтле уллары. Быел кырдан алып кайткан ашлыкны урнаштыруда зур булышлык күрсәткән Альфира апаларының уллары Камилне, Илшатның улы Илнарны да мактап туялмыйлар. "Без аларга бераз хезмәт хакы да түләдек. Шул рәвешле, уку елына ярыйсы гына акча җыйдылар", - диләр.
Киңәшемә үкенмим
Җәен кырда эшләсәләр, кышын пилорамаларында агач эшкәртәләр бу егетләр. Ә киләчәктә гаилә фермасы ачарга да теләкләре бар. "Район җитәкчелеге ярдәме белән 24 башка исәпләнгән металл каркас алдык. Аны тулысынча җиһазландырып, эшләтеп җибәрү өчен 3 миллион сум тирәсе акча кирәк булачак", - диләр.
Менә шулай, авылда туып-үскән күп кенә ир-егетләргә үрнәк булырдай тормыш көтеп яталар бүген шәһәр егетләре. Чын җир уллары булу өстенә, менә дигән гаилә башлыгы, кайгыртучан ата да үзләре. Илшат белән Люция йорт төзеп чыкканнар, 4 бала тәрбиялиләр. Ике бала тәрбияләүче Илнур белән Оксананың да яңа йорт төзеп яткан көннәре. "Без аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз", - диләр әти-әниләре. "Мин улларыма җирдә эшләргә киңәш биргәнемә үкенмим. Ышанам: киләчәктә җир кешесенә хөрмәт зур булачак" - ди 75 яшьлек Рафаил ага, улларының эш-гамәлләреннән канәгать булуын яшермичә.
Инде урып-җыюны тәмамласалар да, кырда эшләре җитәрлек әле Мөстәхимовларның. 45 гектар мәйданны әзерләп, анда арыш чәчеп калдырасылары бар. Туфракны да язгы чәчүгә хәзерләп калдырырга кирәк. Тырыш хезмәтләре бәрабәренә Җир-Анабыз алдагы елларда да мул уңышы белән сөендерсен иде бу җир улларын.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев