Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яшьләргә – торак

Бүген күп кенә яшь гаиләләрнең кереме ипотека кредиты алу мөмкинлеге бирә. Тик беренче взонсны түли алмаганлыктан, алар торак алуны кичектерергә мәҗбүр. Нәкъ менә шундый гаиләләргә ярдәм күрсәтү максатыннан 2012-2015 елларга тәгаенләнгән "Әгерҗе районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" максатчан программасы кабул ителде. Әлеге программа турында тулырак сөйләвен үтенеп, яшьләр...

Бүген күп кенә яшь гаиләләрнең кереме ипотека кредиты алу мөмкинлеге бирә. Тик беренче взонсны түли алмаганлыктан, алар торак алуны кичектерергә мәҗбүр. Нәкъ менә шундый гаиләләргә ярдәм күрсәтү максатыннан 2012-2015 елларга тәгаенләнгән "Әгерҗе районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" максатчан программасы кабул ителде. Әлеге программа турында тулырак сөйләвен үтенеп, яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергеевага мөрәҗәгать иттек.
- Татьяна Сергеевна, әлеге программаның төп бурычлары нидән гыйбарәт?
- Бу Программаның төп бурычы - яшь гаиләләргә торак алу яисә шәхси йорт салу өчен социаль түләүләр бирү, үз акчаларын йә банк акчаларын эшкә "җигү" өчен шартлар тудырудан гыйбарәт.
- Һәр яшь гаилә дә социаль түләүгә исәп тота аламы?
- Социаль түләү гаиләнең өстәмә акчасы яки кредит алу өчен җитәрлек кереме булган очракта бирелә. Өстәмә акча буларак Ана капиталы файдаланыла ала. Торак алу өчен социаль түләү алуга хокук бирүче таныклык район башкарма комитетыннан бирелә.
- Программаның төп шартлары нидән гыйбарәт?
- Бу программада тулы яшь гаилә, әтисе йә әнисе генә һәм бердән алып баласы булган тулы булмаган гаилә катнаша ала. Гаиләдәге ир йә хатынның, тулы булмаган гаиләдә - атаның йә ананың яше планлаштырылган елга (ягъни 1 январьга) 35 яштән өлкәнрәк булырга тиеш түгел. Яшь гаиләгә керүчеләрнең барысының да Әгерҗе районы территориясендә теркәлгән булуы мөһим. Шулай ук гаилә торакның социаль түләүдән зуррак күләмдәге уртача бәясен түләү мөмкинлегенә ия булу-булмавы да исәпкә алына.
- Социаль түләүнең күләме нинди?
- Балалары булмаган яшь гаиләгә торакның уртача бәясенең 30 проценты, 1 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә, 1 һәм аннан күбрәк балалы тулы булмаган гаиләләргә - 35 проценты түләнә.
- Социаль түләүнең күләме ничек исәпләнә?
- Аның күләмен исәпләгәндә, төрле сандагы гаиләләргә тәгаенләнгән торак бинасының гомуми мәйданы, яшь гаиләдә ничә кеше булуы, торак мәйданның 1 квадрат метрының уртача бәясе (2012 елда бер квадрат метр 26750 сум тәшкил итә) күздә тотыла.
Социаль түләү размерын исәпләгәндә, торак бинаның гомуми мәйданы ир һәм хатыннан торган яшь гаилә яки тулы булмаган гаилә (ата-ананың берсе һәм бала) өчен - 42 квадрат метр, 3 һәм аннан күбрәк кешеле гаиләнең һәр әгъзасе өчен (йә ата-ананың берсе һәм ике, аннан күбрәк балалар) - 18әр квадрат метр.
- Безнең районда әлеге ярдәмнән файдаланган гаиләләр бармы?
- 2002-2010 елларда "Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" программасы ярдәмендә Әгерҗе районында 73 гаилә торак шартларын яхшыртты.
Бу хакта тулырак мәгълүмат аласыгыз килсә, 21788 телефоны буенча безнең яшьләр сәясәте бүлегенә шалтырата аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев