Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ятим калгандай булдык

Район үзәк хастаханәсе генә түгел, Әгерҗе халкы үз эшенең остасы булган алтын куллы табибын мәңгелеккә югалтты. Ижауда туып-үскән Юрий Анатольевич ФИШОВны безнең районга Ходай бүләк итте һәм менә, ни кызганыч, 55 яше туларга ике ай кала каты авыру арабыздан алып китте. Хирургия өлкәсендә бай тәҗрибә туплап, аны яшьләр белән уртаклашып,...

Район үзәк хастаханәсе генә түгел, Әгерҗе халкы үз эшенең остасы булган алтын куллы табибын мәңгелеккә югалтты. Ижауда туып-үскән Юрий Анатольевич ФИШОВны безнең районга Ходай бүләк итте һәм менә, ни кызганыч, 55 яше туларга ике ай кала каты авыру арабыздан алып китте.
Хирургия өлкәсендә бай тәҗрибә туплап, аны яшьләр белән уртаклашып, аларны яраткан хезмәтенең серләренә өйрәтеп, авырулар арасында зур ихтирам һәм абруй яулап эшләп йөргәндә 2010 елның апрелендә мәрхәмәтсез авыру хөрмәтле хезмәттәшебезне аяктан еккан көннән бирле без кара кайгыда булдык. Бәлки сәламәтләнер, арабызга кайтып тагын район халкы сәламәтлеге сагында хезмәт итәр дигән өмет уты сүнмәгән иде күңелдә. Ни кызганыч, бу мәрхәмәтсез авыру каршында медицина көчсез шул әлегә. Утыз елдан артык Әгерҗе районы халкына тугры хезмәт иткән, йөзләгән кешеләрне үлемнән алып калган, тормышка кайтарган Юрий Анатольевичның гомерен саклап кала алмавыбыз ифрат кызганыч.
Ижау медицина институтын тәмамлап, 1981 елда хирургия бүлегендә эшли башлаган Юрий Фишов беренче көннәрдән үк эшкә бирелгәнлеге, гыйлемле, зыялы, киң эрудицияле, сабыр холыклы, әдәпле булуы, хезмәттәшләре һәм авырулар белән һәрчак уртак тел таба белүе белән коллективта гына түгел, районда бик тиз ихтирам казанды. 1986 елда аны хирургия бүлеге мөдире итеп билгеләделәр. Коллективның бердәм, дус булып эшләвендә Юрий Анатольевичның җитәкчелек роле искиткеч зур булды. Хирургия бүлеге хезмәткәрләре аны карашыннан ук аңлыйлар иде. Беркайчан кычкырып ачуланганы, кешене кимсеткәне, тупаслык күрсәткәне булмады. Аның сабырлыгы, гаделлеге, намуслылыгы күпләргә үрнәк иде. Авыруга ярдәм кирәк булганда эш көне тәмамлагач та, ял көннәрендә дә,бәйрәмнәрдә дә хастаханәдән китмәде ул. "Юрий Анатольевичның куллары да шифалы бит", диләр иде аның пациентлары. Ул авыруларның барысын да бертигез күрде, авыл әби-бабайлары белән татарча сөйләшергә дә өйрәнгән иде. Хезмәттәшебезне соңгы юлга озатырга халыкның бик күп килүе, Юрий Анатольевичның яхшы табиб кына түгел, аның чын кеше булуы турында да сөйли.
Хастаханә коллективы, бигрәк тә хируругия бүлеге бүген ятим калган кебек. Аның юклыгына һич күңел ышанмый. Хирургия бүлегенең җаны иде ул. Менә ишек ачылыр да әкрен генә басып, ул кереп килер, барыбызның да хәл-әхвәлен сорашыр, берәр шаян сүз әйтеп, кәефләребезне күтәрер кебек тоела. Үзе каты авырып хастаханәдә ятканда да хирургия бүлегендәге авыруларның хәлләре белән гел кызыксынып торды бит ул.
Эшләгән чакта төрле вакытлар булгандыр. Үзебез дә сизмичә кәефегезне төшергән булсак, зинһар, кичерегез безне, Юрий Анатольевич. Урыныгыз җәннәттә булсын! Сезнең якты образыгыз хезмәттәшләрегез, медицина ветераннары, район халкы күңелендә озак сакланыр. Хуш, бәхил булыгыз, хөрмәтле хезмәттәшебез!
Район үзәк хастаханәсе коллективы, медицина ветераннары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев