Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Йомыркага да бәя артты

Башта икмәккә, аннан сөткә бәяләр артты. Хәзер йомырка хаклары да өскә үрмәли. Узган атнада Ижаудагы туганыбыз авылга кайткач: "Ишеттегезме, йомырканың дистәсе 80 сум була икән" дип аптырашка калдырган иде. Бу хәбәрнең дөреслегенә инану өчен Әгерҗедәге берничә кибеткә кереп, бәяләрне карап чыктык. Лилия ХӘЙРУЛЛИНА - "Лакомка" кибете хуҗабикәсе: "Йомырканы кибеткә атна...

Башта икмәккә, аннан сөткә бәяләр артты. Хәзер йомырка хаклары да өскә үрмәли. Узган атнада Ижаудагы туганыбыз авылга кайткач: "Ишеттегезме, йомырканың дистәсе 80 сум була икән" дип аптырашка калдырган иде.
Бу хәбәрнең дөреслегенә инану өчен Әгерҗедәге берничә кибеткә кереп, бәяләрне карап чыктык.

Лилия ХӘЙРУЛЛИНА - "Лакомка" кибете хуҗабикәсе: "Йомырканы кибеткә атна саен алып кайтабыз. Элек I категорияле йомырканың бер дистәсе 46 сум иде, хәзер 53 сум булды. Халык кына түгел, үзебез дә - аптырашта. Бензин арта, сөт продуктларына да бәяләр атна саен өскә үрмәли. Хәзер менә йомырка да "алтын" бәясенә төшә инде".

Алсу МУЛЛАХМӘТОВА - "Апельсинка" кибете сатучысы: "Ике ай элек "отборный" йомырканың дистәсе 10 сумга артып, 46 сум булды. Ике атна элек янә 10 сумга кыйммәтләнде. Хәзер ул 56 сум. Бәя кайткан саен кыйммәтләнә. Безгә моның сәбәбен тавыклар өчен махсус катнашазыкка бәя арту белән бәйле, диләр. Йомырка гына түгел, башка азык-төлеккә дә хаклар арта. Мәсәлән, сыр бәясе 20-25 процентка күтәрелде. Балыкка да бәя үсәчәк, диләр. Сатып алучылар канәгатьсезлек белдерәләр. Әмма бу бездән генә тормый шул.

Рәмзилә ХИСАМОВА - "Вараксино" кибете сатучысы: "Безнең кибеттә йомырканың бөтен төр категорияләре дә бар. Аларга бер ай элек бәяләр 20 процентка артты. I категорияле йомырка бездә дә башка кибетләрдәге кебек 53 сум, югары категорияле йомырка 59 сум булды. Бездәгесе әле арзан дибез. Ә кайбер кибетләрдә йомырканың бәясен 70 сум дип язып куйганнар.

Гөлнара ХУҖАХМӘТОВА - укытучы: "Йомырканы кибеттән сирәк алабыз. Әти-әниләр авылда тавык тоталар. Аннан кибет йомыркасын авылныкы белән чагыштырып та булмый. Бәяләрне арттыра беләләр инде. Кибеткә 500-1000 сум белән керәсең, алган товарың күзгә дә күренми. Бөтен кешедә диярлек кредит. Түләүләр дә күп. Акчаны тиенләп бүлеп яшәсәң генә инде".
Базарда сәүдә итүчеләр янына да кереп чыктык. Анда да авыл йомыркасын бер атна элек 50 сумга сатканнар, хәзер ул 60 сум булган. Чынлап та, аягыңа карап юрганыңны сузарга туры килә инде. Әмма, ни әйтсәң дә, йомыркасыз да, сөтсез дә, иписез дә яшәп булмый. Әле алар янына ит-бәрәңге, тәм-томы да кирәк.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев