Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Йөрәгемне нәниләргә бирәм

Тәрбияче булу әлеге һөнәр иясеннән иҗади сәләт тә, көндәлек җаваплылык та, кечкенә генә уңышны зур итеп кабул итә белүне дә таләп итә. 5нче балалар бакчасында узган "Ел тәрбиячесе-2012" бәйгесенең йомгаклау турында нәкъ менә шушы сыйфатларга ия педагоглар катнашты. Әлеге мәртәбәле исемне алуга 6 тәрбияче дәгъва кылды. Менә алар - 1нче...

Тәрбияче булу әлеге һөнәр иясеннән иҗади сәләт тә, көндәлек җаваплылык та, кечкенә генә уңышны зур итеп кабул итә белүне дә таләп итә. 5нче балалар бакчасында узган "Ел тәрбиячесе-2012" бәйгесенең йомгаклау турында нәкъ менә шушы сыйфатларга ия педагоглар катнашты.
Әлеге мәртәбәле исемне алуга 6 тәрбияче дәгъва кылды. Менә алар - 1нче балалар бакчасының физик тәрбия буенча инструкторы Елена Шәвәлиева, 6нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре Эвелина Фарбаева һәм Елена Покоева, 8нче балалар бакчасы тәрбиячесе Рамилә Шиһапова һәм музыка җитәкчесе Эльвира Савельева, 9нчы балалар бакчасы музыка җитәкчесе Дания Арманшина.
"Тәрбияче өчен иң мөһиме - бала күңелен аңлау. Бүгенге бәйгедә нәкъ менә шундый педагоглар катнашуына шикләнмим. Һәркайсыгызга уңышлар телим", - дип сәламләде аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Тәрбиячеләр үзләрен өч бәйгедә сынадылар. Беренчесе "Педагогик дан минуты" дип аталды. Әлеге бәйге барышында һәр тәрбияче үзе һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Балалар бакчасында эшләүче актер да, музыкант та, рәссам да, психолог та, педагог та булырга тиеш. Чыгышлар барышында һәр тәрбияче нәкъ менә шушы сыйфатларга ия педагог буларак күз алдына килеп басты да. Эльвира Савельеваның: "Безнең кечкенә генә йөрәгебездә һәр сабыйга урын бар", - дигән сүзләре бәйгедә катнашкан һәр тәрбияченең күңел халәтен аңларга ярдәм итте. Барлык конкурсантларның чыгышлары жюри тарафыннан югары бәяләнде.
Тәрбияче - балаларны үз әниседәй яратып, аларның һәр уңышын үзенеке кебек кабул итә белүче генә түгел. Ул - нәниләргә белем бирүче, дөньяны танып белергә өйрәтүче укытучы да. Шуңа күрә аларның дөрес итеп занятиеләр уздыра белүләре мөһим. Чираттагы "Ачык занятие" дип аталган бәйгедә тәрбиячеләр оештыру сәләтләрен дә, методик белемнәрен дә, педагогик осталыкларын да күрсәтергә тиеш иде. Тәрбиячеләр балалар белән урманга сәяхәт кылдылар, физик күнегүләр, рәсем ясадылар, җырладылар, биеделәр, уйнадылар, хәтта сабын куыклары очырдылар. Аларның балалар белән уртак тел табуларына, безнең өчен гадәти кебек тоелган күренешеләрне дә сабыйларга кызыклы, гади итеп аңлата белүләренә сокланмый мөмкин түгел иде. "Һәркайсыгызның үз методик алымы барлыгын күрү бик тә күңелле", - дигән сүзләр яңгырады жюри әгъзаләре биргән бәядә дә.
Тәрбияче - балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә дусты һәм киңәшчесе. Юкка гына әти-әниләр еш кына тәрбиячеләр янына киңәш сорап килмиләрдер. Кайбер чакларда гади генә сорауга җавап табу өчен зирәклек тә, педагогик тәҗрибә дә, сабырлык та, балаларның күңелен аңлый белү дә кирәк була. "Психологик-педагогик ситуацияне чишү" бәйгесе тәрбиячеләрнең төрле педагогик хәлләрдән чыгу осталыгын сынады. Әлеге бәйге бу тәрбиячеләрнең теләсә нинди катлаулы хәлләрдә дә югалып калмаячакларын, педагогик һәм психологик яктан оста булуларын ачык күрсәтте.
Жюри әгъзаләренә бәйгегә йомгак ясау җиңел булмады. Чөнки бу конкурс һәр тәрбияченең үз хезмәтенең остасы булуын, педагогика дигән диңгездә үз маягы барлыгын ачык күрсәтте. Урыннар билгеләгәндә конкурсантлар әзерләп алып килгән портфолиоларның эчтәлеге дә исәпкә алынды. Нәтиҗәдә, III урынга Дания Арманшина, II урынга Эвелина Фарбаева лаек дип табылды. Ә менә ел тәрбиячесе дип танылды. Эльвира Илгизәр кызы республикада узачак бәйгедә безнең район данын яклаячак.
"Мин бүген сезнең алда баш иям. Сезнең кулда - шушы балаларның киләчәге. Аларның тормышына сукмак бүгеннән салына. Шушы сукмактан кулга-кул тотынышып атлавыгыз, балаларга катлаулы тормыш серләрен гади генә итеп аңлата белүегез олы мактауларга лаек", - дигән сүзләр белән район мәгариф идарәсе начальнигы Тамара Николаева һәр конкурсантка Грамоталар, чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бәйге тәмам. Тик тәрбияче өчен һәр көн бәйгегә тиң. Һәр туган көнне сабыйлар күңеленә яңа орлыклар салырга кирәк аңа. Уч кадәрле йөрәкләрен сабыйларга бирергә әзер бу тәрбиячеләр нәниләр күңеленә, һичшикшез, матур шытымнар бирердәй орлыклар салырлар....
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алалар тђр ияче, акчасы, нђнилђр, конкурсант,