Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Йөрәк елый, күңел сыкрый

Якшәмбе көн Казан аэропортында булган җанөшеткеч фаҗига уңаеннан район башлыгы Валерий Макаров эшлекле дүшәмбе киңәшмәсен мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алудан башлады. Бу фаҗигадә 24 яшьлек газиз улы һәлак булган хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка район җитәкчелеге кайгынамә юллады. Мәчетләребездә һәм Якшәмбе храмында мәрхүмнәр рухына дога кылынды. Татарстан халкы йөздән...

Якшәмбе көн Казан аэропортында булган җанөшеткеч фаҗига уңаеннан район башлыгы Валерий Макаров эшлекле дүшәмбе киңәшмәсен мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алудан башлады. Бу фаҗигадә 24 яшьлек газиз улы һәлак булган хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка район җитәкчелеге кайгынамә юллады. Мәчетләребездә һәм Якшәмбе храмында мәрхүмнәр рухына дога кылынды.

Татарстан халкы йөздән артык кешенең гомерен алып киткән "Булгария" фаҗигасеннән әле айнып та җитмәгән иде. Менә тагын Казанда коточкыч зур фаҗига. Мәскәүдән очып китеп, исән-сау Казанга төшәбез дигәндә самолетның шартлап күккә очуын күз алдына китерүе дә авыр. Бер мизгел эчендә 50 кешенең гомере өзелүе җанны тетрәндерә. Мәрхүмнәрнең 35е - татарстанлылар. Ут күршеләребез Удмуртиядән дә өч кеше бар. Күбесе әле яшьлекләре чәчәк атып кына килә торган 25, 30, 40 яшьтә булган. Иң өлкәннәре - 87 яшьлек ирле-хатынлы Сибгатуллиннар. Ә иң яшь пассажир "Россия-2" телеканалы алып баручысы Роман Скворцовның кызы Дашага нибары 11 яшь. Президентыбызның улы Иреккә дә 24 яшь кенә булган. Аның декабрь аенда туачак сабые беркайчан да "әти" дип әйтә алмас инде. Мәрхүмнәрнең күбесенең ике-өч баласы әтисез яки әнисез калган. Гомерләре әнә шулай көтмәгәндә-уйламаганда фаҗигале төстә өзелгәннәр арасында якыннарыбыз, танышларыбыз булмаса да, йөрәк сыкрый, күңел елый. Бу - барыбыз өчен дә әйтеп-аңлатып бетермәстәй уртак олы кайгы.
Бу көннәрдә барлык мәчетләребездә дә, Әгерҗедәге Якшәмбе храмында да әлеге авиакатастрофада мәрхүм булганнарны дога белән искә алдылар. Районыбызның имам-мөхтәсибе хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәт: "Газиз балаңны, җәмәгатеңне,әти-әниеңне, туганыңны югалтудан да авыррак хәсрәт юк. Мондый чакта, мәрхүмнәрнең якыннарының кайгыларын уртаклашудан тыш, башкача берничек тә ярдәм итә алмыйбыз. Ходай аларга бу олы хәсрәтне кичерү өчен көч һәм сабырлык бирсен. Ә гомерләре вакытсыз өзелгәннәрнең авыр туфраклары җиңел, урыннары җәннәттә булсын", - диде.
Мәрхүмнәрнең якыннарына ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Казанда исәп-хисап счеты ачылды. Сез дә, шәһәребездәге банклар офисларына барып, көчегездән килгәнчә аларга ярдәм кулы суза аласыз, хөрмәтле райондашлар.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев