Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кәҗә белән Сарык юлга чыккан

Чү... Тып-тып басып килүче КӘҖӘ-САРЫК тоягы тавышы ишетелә түгелме? Әйе-әйе, КӘҖӘ белән САРЫК җитәкләшеп килергә чыкканнар безгә. Җәмәгать, КӘҖӘ-САРЫК елы якынлаша. Кибетләрдә бизәлгән чыршылар, уенчыкларның кибет, базар киштәләренә чыгуы да Яңа ел килүе турында искәртеп тора. Әнә күрше Менделеев шәһәре урамнарында кичләрен Яңа ел чыршылары балкый инде. Бик тиздән безнең...

Чү... Тып-тып басып килүче КӘҖӘ-САРЫК тоягы тавышы ишетелә түгелме? Әйе-әйе, КӘҖӘ белән САРЫК җитәкләшеп килергә чыкканнар безгә. Җәмәгать, КӘҖӘ-САРЫК елы якынлаша. Кибетләрдә бизәлгән чыршылар, уенчыкларның кибет, базар киштәләренә чыгуы да Яңа ел килүе турында искәртеп тора.

Әнә күрше Менделеев шәһәре урамнарында кичләрен Яңа ел чыршылары балкый инде. Бик тиздән безнең Әгерҗе һәм авылларыбыз урамнарына да бәйрәм төсмере керер. Җем-җем утлары белән гүзәл чыршы үз тирәсенә дәшер. Оешма-предприятиеләр биналары берсеннән-берсе матур төсле утлары белән күз явын алып торыр. Тизрәк ишеп-ишеп кар яусын иде инде. Алтын куллы осталар ясаган кар сыннарына сокланып йөрербез. Бала-чага тауда чана шуып рәхәтләнер иде... Ходай кушса, булыр, барысы да булыр. Бары тик үзебезнең фантазиябезне, осталыгыбызны, алтын кулларыбызны бу көннәрдә тизрәк эшкә җигәргә генә кирәк. Шәһәр-авылларыбызда чын бәйрәм кәефе, әкияти матурлык булдыру фәкать үзебезгә генә бәйле. Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Роман Альчиков белән дә шәһәребезнең Яңа елны ничек каршы алачагы турында сөйләшеп алдык.
- Әгерҗе урамнарында быел бизәлгән чыршылар тагын да артачак. Матур традиция буенча район Мәдәният сарае каршындагы төп чыршы шәһәребез үзәгендә һәркемне үзенә дәшеп торачак. Боз сарае, Пенсия фонды идарәсе, "Әгерҗе" сәүдә үзәге, локомотив депосы, 184нче СМП, агрофирма каршындагы чыршылар һәммәбезгә бәйрәм кәефе бүләк итәр. Үзәк хастаханә җитәкчелеге дә үз территориясендә матур чыршы бизәп авыруларның кәефен күтәрер дип ышанабыз. Моннан тыш, быел шәһәребездә бер тирәдәге күпкатлы йортларны берләштергән дүрт территориаль җәмәгать үзидарәсе (ТОС) төзелде. Әлеге йортларда яшәүчеләр үз территорияләрендә чыршы бизәү инициативасы белән чыктылар. Заводская урамында чыршы урнаштыруда "Хәлим" ширкәте җитәкчесе Рамазан Тасимов, "коробка"да "Жилсервис"тан Валерий Шамшурин, М.Горький урамындагы 2а йорты ишегалдында Идарәче компания директоры Рөстәм Вәлиев, Киров урамындагы ике катлы йортлар ишегалдында "Төзелеш идарәсе" җитәкчесе Денис Еремин чыршылар урнаштырып, бизәүдә ярдәм итәчәкләр, - ди Роман Владимирович.
Кышкы каникулларда балаларыбыз рәхәтләнеп тәгәри-тәгәри таудан шаусын өчен күп итеп кар явуын теләргә кирәк хәзер. "Төзелеш идарәсе" сәнгать мәктәбе янына зур тау ясарга вәгъдә бирә. "Кирпичка" һәм "коробка"да да таулар булачак, диләр.
Район башлыгы Валерий Макаров та, шәһәр җитәкчелеге дә урамнарны, бигрәк тә үзәк К.Маркс һәм Гагарин урамнарын төсле утлар белән бизәүгә зур таләпләр куялар. Тәрәзәләргә, диварларга гирляндалар гына элеп түгел, утлы иллюминация булдыру бурычы куелды быел. Ә монысы инде хезмәт коллективларының фантазиясенә һәм туган шәһәребезгә, аның халкына җылы мөнәсәбәтенә бәйле.
- Әгәр һәр коллектив безнең территория Әгерҗедә иң матуры булырга, һәркемне җәлеп итеп торырга тиеш дигән максат куеп ярыша-ярыша бизәсә, барыбыз өчен дә күңелле булачак. Ә кунаклардан соклану сүзләре ишетсәк, икеләтә шатлык, горурлык бит. Аеруча шәһәребездәге эшмәкәрләр алдына үз территорияләрен, биналарын бәйрәмчә бизәүгә чын хуҗаларча карарга тиеш дигән катгый таләп куябыз. Соңгы елларда алар арасында бу эштә сүлпәнлек сизелә, - ди Роман Альчиков.
Район башлыгы җитәкчелегендәге махсус комиссия шәһәребезнең бизәлешен беренче тапкыр 15 декабрьдә тикшереп чыгачак. Ә 22 декабрьдә Яңа ел шәһәрен кабул итеп алачак. Әйдәгез, туган Әгерҗебезне, авыл урамнарын аллы-гөлле бәйрәм утларына күмик, шәхси йортлар каршына матур-матур кар сыннары ясап шаккатырыйк. Яңа ел төнендә, кичләрен урам буйлап үзебез карап сокланып йөрерлек булсын дисәк, бүгеннән үк җиң сызганып эшкә керешик.

БЕЛЕШМӘ:
Йә, әйдәгез, Яңа елга районны бизәү бәйгесендә кайсыгыз җиңә?
Конкурс түбәндәге номинацияләрдә оештырыла:
"Кышкы әкият" (бюджет учреҗдениеләре);
"Кар шәһәрчеге" (күпкатлы йортлар);
"Яңа ел ишегалды" (шәхси хуҗалыклар);
"Кар патшалыгы" (эшмәкәрләр);
"Кар королевасы патшалыгы" (авыл җирлекләре);
"Яңа ел әкиятендә кунакта" (предприятие һәм оешмалар).
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев